Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Европа/Азатлык радиосы Глобаль медиа идарәсен басым ясауда гаепләде


Майкл Пэк
Майкл Пэк

Азат Европа/Азатлык радиосы медиакорпорациясенең (RFE/RL) 23 тел хезмәте һәм баш мөхәррирләре Американың Глобаль медиа агентлыгы башлыгы Майкл Пэкка мөрәҗәгать җибәрде. Алар Пэкны сәяси баланс принципларыннан "чигенүдә" һәм корпорациянең бәйсезлеген чикләргә омтылуда гаепли. 

Глобаль медиа идарәсе (USAGM) АКШ Конгрессы тарафыннан финансланучы матбугат чараларының эшен координацияли. Майкл Пэкны бу вазифага июньдә президент Дональд Трамп билгеләгән иде. Мөрәҗәгатьтә Пэк АКШның сайланган президенты Джо Байден вазифасына керешкәнче медиакорпорацияне бер фирка контроленә тапшырырга тырышуда гаепләнә.

Хат 30 декабрьдә җибәрелгән, аны RFE/RL редакция коллегиясенең барлык әгъзалары һәм тел хезмәтләренең барлык диярлек җитәкчеләре имзалаган. Пэктан тыш, мөрәҗәгать Сенат һәм Вәкилләр пулатына — Республикан һәм Демократ фиркаләр вәкилләренә һәм Джо Байденның күчеш штабы башлыгына җибәрелгән.

Ноябрьдә Вашингтондагы АКШ федераль хөкемдары Пэк үз контролендә булган медиакорпорацияләргә карата дөрес гамәлләр кылмаган дип таныды һәм аңа редакция эшләренә тыкшынуны тыйды. Соңгы атналарда Байден һәм аның күчеш штабы җитәкчесе, АКШның элекке дәүләт секретаре Ричард Стенгель USAGM башлыгының эшчәнлегенә бәя бирәчәкләрен белдерде. Алар шулай ук Пэк вазифасыннан алынырга мөмкин дип тә әйтте.

Әмма, мөрәҗәгатькә кул куючылар фикеренчә, Пэкның күп карарларын, алар дөрес түгел дип танылса да, хәзер кире кагуы авыр булачак. Хатта Пэк җитәкчеләр шурасына "үз" кешеләрен куя, аларның килешүләрен ике еллык дип яза диелә.

Хат авторларын медиакорпорациянең, Глобаль медиа агентлыгыннан грантлар алу шартларын үзгәртеп, финанс бәйсезлеген алу омтылышлары да борчый. Азат Европа/Азатлык радиосы топ-менеджерлары грантлар турындагы килешүнең күп бүлекләре белән килешми. Әмма аны медиакорпорациянең яңа президенты Тед Липиен имзалар дип көтелә. Липиенны бу вазифага Пэк һәм аның җитәкчеләр шурасы билгеләгән иде.

Пэк карарлары төрле илләрдә Азатлык Радиосына моңарчы күрелмәгән басымнар барганда кабул ителә. Русиядә ят агентлар турындагы кануннарның киңәйтелүе медиакорпорация журналистларына куркыныч тудыра. Радионың дистәләгән хезмәткәре Беларустагы протестлар вакытында тоткарланды һәм кулга алынды. Иран, Әфганстан һәм Пакстан кебек илләрдә корпорация журналистларының эшенә һәм гомеренә куркыныч яный. Мондый шартларда, "Пэк үзенең оешманы яклау бурычын үтәмәде генә түгел, аны йомшарту өчен алдан уйланган адымнар ясады", диелә хатта.

Медиаменеджер әлеге мөрәҗәгать турында CNBC каналына үз аңлатмасын бирде. Ул хатта "тулысынча дөрес булмаган әйберләр" диде. Пэк белдерүенчә, ул беркайчан да редакцияләрнең сәяси бәйсезлеген чикләргә тырышмаган, киресенчә, үз йөкләмәләрен Глобаль медиа идарәсенең миссиясенә ярашлы башкарган һәм башкара.

XS
SM
MD
LG