Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баренц диңгезендә баткан балыкчыларны эзләү туктатылган


Баткан балыкчылар истәлегенә чәчәкләр салу
Баткан балыкчылар истәлегенә чәчәкләр салу

Көймәдә булган 19 кешенең икесе коткарылды, капитаны үле килеш табылды, 16 балыкчы хәбәрсез югалган санала.

Баренц диңгезендә баткан "Онега" балык тоту көймәсе балыкчыларын эзләү туктатылган дип хәбәр итә Росморречфлот. Кешеләр табылмаган.

Төп коткару эшләре 2020 елның 30 декабрендә туктатылган иде. Аннары бирегә Русиянең балык тоту күзәтчелеге хезмәте буксиры җибәрелде, ул диңгез төбен тикшерде.

"Онега" көймәсе Баренц диңгезендә 29 декабрьдә батты. Анда барлыгы 19 кеше бар иде. Аларның икесе коткарылды, капитан үле килеш табылды. Тагын 16 балыкчы хәбәрсез югалган дип саналды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы алар 130 метр тирәнлеккә баткан көймә эчендәдер дип фаразлады.

Тикшерү комитеты су транспортын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше ачты. Беренчел мәгълүматларга караганда, көймә давылга эләгеп капланган һәм баткан.

XS
SM
MD
LG