Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия мәхкәмәсе Ассанжны АКШка тапшырудан баш тартты 


Джулиан Ассанж тарафдарлары Лондонда
Джулиан Ассанж тарафдарлары Лондонда

Мәхкәмә АКШка эстрадицияләү һәм ялгыз төрмә бүлмәсендә тоту Ассанж гомере өчен куркыныч дип саный

Лондондагы мәхкәмә WikiLeaks-ка нигез салучы Джулиан Ассанжны АКШка тапшырудан баш тартты. Мәхкәмә АКШка эстрадицияләү һәм ялгыз төрмә бүлмәсендә тоту Ассанж гомере өчен куркыныч дип саный. Ассанжта клиник депрессия ачыкланган һәм ул үз-үзенә кул салырга мөмкин диелә.

АКШ әлеге карарны шикаять итәргә җыенуын белдерде.

Джулиан Ассанж 2019 елда Лондонда кулга алынган иде. Аңа кадәр 2012 елдан бирле Лондондагы Эквадор илчелегеннән чыкмый яшәде. Ул чакта Ассанж Британиядә йорт сагында утыра иде. Көчләү эше нигезендә гаепләнгән Ассанж Швециягә экстрадицияләү мәсьәләсендә мәхкәмә карарын көтте. Эквадор аңа сәяси сыену бирде. Җиде ел буена Ассанж Эквадор илчелегеннән чыкмады, британ хакимиятләре аны кулга алачаклары турында кисәтте. Аны нәкъ менә 2012 елгы ордер белән кулга алганнар диелә.

Ассанж сер булып сакланган документларны интернетка чыгарган өчен үзен АКШка тапшыруларыннан куркуын белдерде.

WikiLeaks проекты АКШ һәм башка илләрнең төрле конфиденциаль документларын халыкка чыгара. Аерым алганда, анда АКШ Демократик фиркасенең серверыннан канунсыз рәвештә алынган документлар да урнаштырылды. Моңа бәйле WikiLeaks-ны Русия хакерлары белән хезмәттәшлек итүдә гаепләделәр. Ассанж гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG