Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джорджиядә Сенаттагы күпчелекне ачыклаячак сайлаулар уза


АКШ Конгрессы
АКШ Конгрессы

Республиканнарга күпчелекне алу өчен бер җиңү кирәк. Демократларга тигезлек булсын өчен ике җиңү таләп ителә.

5 гыйнварда АКШның Джорджия штатында сенаторлар сайлауның икенче туры уза. Аның нәтиҗәләре Конгрессның югары пулаты Сенатның язмышын хәл итәчәк. Дүшәмбе кич Джорджиядә тавыш бирүгә берничә сәгать кала АКШ президенты Дональд Трамп һәм сайланган президент Джо Байден штат халкына мөрәҗәгать итеп, үз фиркаләреннән намзәтләргә тавыш бирергә чакырды.

"Бөтен сәяси карьерамда мондый хәлнең булганы юк иде. Бер штат алдагы дүрт елга гына түгел, алдагы буыннарга илнең сәяси юлын салырга мөмкин", диде Джо Байден Джорджиядәге митингта.

"Демократлар Ак йортны урларга омтыла. Сез моңа юл куя алмыйсыз. Сез аларга Сенатны урларга юл куя алмыйсыз", диде Трамп республиканнар белән очрашуда.

3 ноябрьдә сайлауларның беренче турында Сенатка намзәтләрнең берсе дә җиңү өчен җитәрлек 50 проценттан күбрәк тавыш җыя алмады. Сенаттагы ике урынга республиканнар Келли Лефлер һәм Дэвид Пердью, демократлар Джон Оссофф һәм Рафаэль Уорнок дәгъва итә. Сенатта кайсы фирка күпчелекне алачагы әлеге сайлауда хәл ителәчәк. Республиканнарга күпчелекне алу өчен бер җиңү кирәк. Демократларга тигезлек булсын өчен ике җиңү таләп ителә. Ике фирка дә 50шәр урын алса, Демократик фирканең өстенлеге булачак, чөнки Конгрессның югары пулаты рәисе буларак вице-президент Камала Харрис Сенаттагы тавыш бирүләрдә хәлиткеч тавышка ия.

Әгәр Республика фиркасе Сенатта күпчелекне саклап калса, ул Джо Байден тәкъдим иткән һәм Вәкилләр пулаты хуплаган канун өлгеләрен томаларга мөмкин. Демократ намзәтләрнең берсе генә җиңсә дә, демократ президент Джо Байденның һәм аның фиркасенең үзләре ниятләгән реформаларны тормышка ашырырга мөмкинлеге булачак.

Джорджия традицион консерватив штат санала һәм анда Республика фиркасе намзәтләренең өстенлекләре югарырак. Ләкин сораштырулар дүрт намзәтнең дә җиңүгә шанслары тигезлеген күрсәтә. Ноябрьдә президент сайлауда Джорджиядә минималь өстенлек белән демократ Джо Байден җиңде. Демократның әлеге штатта җиңүе 30 елга якын вакыт эчендә беренче тапкыр булды. Әлеге җиңүне штат дәүләт секретаре-республикан рәсмән сертификацияләсә дә, бу җиңүне Дональд Трамп танырга теләми.

XS
SM
MD
LG