Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 200дән артты


Соңгы тәүлектә республикада COVID-19 йоктыруның 95 очрагы теркәлгән. Пандемия башыннан барлыгы 13 728 кеше коронавирус йоктырган.

Татарстанда соңгы тәүлектә өч кешенең коронавирустан үлүе турында хәбәр ителде. Республиканың инфекциягә каршы көрәш штабы белдерүенчә, 1936, 1937 һәм 1988 елгы ирләр үлгән.

Шулай итеп, 5 гыйнварга Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 201гә җитте.

Соңгы тәүлектә республикада COVID-19 йоктыруның 95 очрагы теркәлгән. Пандемия башыннан барлыгы 13 728 кеше коронавирус йоктырган.

Русиядә соңгы тәүлектә 24 246 кешедә коронавирус ачыкланган, 518 кеше үлгән. Барлыгы илдә яңа коронавирус инфекциясеннән 59 506 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG