Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең икътисади өмет индексы 1998 ел дәрәҗәсенә төшкән


Русияләрнең 2021 елда икътисади үсешкә өметләре бөтен күзәтүләр тарихында иң түбән дәрәҗәләрнең берсенә җиткән. Мондый үсешне сораштыруда катнашканнарның алты проценты гына көтә, шул ук вакытта 47 проценты проблемнар булуына әзерләнә. 

2020 елда русияләрнең икъстиади өмет индексы минус 41 процент пункты (п.п.) тәшкил иткән. Бу 23 ел күзәтүләр тарихында иң түбән күрсәткечләрнең берсе. Бу хакта Gallup International тикшерүләре күрсәтә. РБКны әлеге нәтиҗәләр белән "Ромир" таныштырган.

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренүенчә, русияләрнең алты проценты 2021 ел икътисадның гөрләп алга бару чоры, ә 47 проценты икътисади проблемнар елы булачак дип белдергән. Шул ук вакытта Русия халкының 49 проценты агымдагы ел 2020 ел кебек булачак дигән, сигез проценты җавап бирергә авырсынган.

Русиядә икътисади өмет индексының иң түбән дәрәҗәсе — минус 43 процент пункты 2013 елда булган. Шулай ук 1998 (минус 41 п.п.) һәм 2008 (минус 39 п.п.) елларда да түбән күрсәткечләр теркәлгән. Иң югары күрсәткеч — 9 п.п. — 2006 елда булган.

Gallup International-ның глобаль сораштыруында дөньяның 41 иленнән 38 мең кеше катнашкан. Ул ноябрь-декабрьдә уздырылган. Җир шарында 2021 елда икътисади үсеш көтүчеләр саны — 25 процент, ә проблемнарга әзерләнүчеләр 47 процент булган. Шулай итеп дөнья икътисади өмет индексы минус 21 п.п. тәшкил иткән.

Иң пессимистик кәефләр Британиядә хөкем сөрә, анда бу индекс минус 62 п.п. булган. Шундыйрак күрсәткечләр Болгарстанда (минус 59 п.п.) һәм Италиядә (минус 59 п.п.) теркәлгән.


XS
SM
MD
LG