Келәүгә килүчеләр башта шәмнәр яндырып теләкләрен теләде, догаларын укыды, Ходайдан гөнаһларын кичерүне сорады.
Чиркәүгә килүчеләрнең күбесе битлек кигән иде. Битлексез булучылар да күренде. Бина эчендә полиция хезмәткәре булса да, битлексезләргә кисәтү ясалмады.
Чиркәүгә йөрүче Вера Семенова православ динен тотулары белән керәшеннәрнең бик бәхетле булуларын әйтте, быелгы бәйрәмгә кешенең аз килүен коронавируска бәйләп аңлатты.
"Пандемия яздан бирле барыбызга да комачау итте. Эпидемия аркасында чиркәүгә кеше азрак йөри башлады. Келәүләр даими булып торса да, кеше саны күпкә кимеде", диде ул.
Семенова коронавирустан бик курыкмавын, чиркәүдә коронавирустан Ходай саклавын әйтте.
"Бу чир керәшеннәргә генә кагылмады. Хөкүмәт күләмендә үзен сиздерде. Бүген чиркәүгә кешенең аз килүе бер яктан яхшырак та булгандыр әле. Күпләп кеше килгән булса, хәтәррәк булган булыр иде", дип белдерде ул.
Вера ханым сөйләшү ахырында үзен керәшен татары дип түгел, ә бары тик керәшен дип кенә язуны үтенде.
"Мәгълүмат чараларында бик еш безне керәшен татарлары дип язырга яраталар. Журналистлар тарихны өйрәнмичә шушы сүзне әйтәләр. Без керәшен татарлары түгел. Без чиста керәшеннәр. Журналистлар безне дөрес итеп әйтсен иде. Без төптән, тамырдан керәшеннәр", диде ул.
Вера ханым фикеренчә, бүген православ динен алган татарлар булса да, алар барыбер керәшен була алмый.
"Кеше чын керәшен гаиләсендә туып үссә генә керәшен була ала. Безнең бөтен әйбер үзебезнеке, керәшеннеке. Татарларга охшамаган. Тел дип әйтергә мөмкиннәр. Тел булган ул. Инкыйлабка кадәр безнең керәшен теле булган, мәктәбебез, техникумыбыз, типографиябез булган. Аннан аз санлы халыкларны бергә кушу аркасында без барысын да югалтканбыз.
Билгеле, совет вакытында без татар мәктәпләрендә укып телебезне югалттык. Безне шуңа күрә һаман телсез халык дип әйтәләр. Мин моның белән килешә алмыйм. Безнең тел бар. Телебез бүген дин китапларында гына сакланып калды", дип белдерде Вера Семенова.
Келәүгә килүчеләрне чиркәү тышында да, чиркәү эчендә дә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка иминлек хезмәткәрләре келәү беткәнче саклап торды.