Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джорджиядә АКШ Сенатына сайлауларда демократ намзәтләр җиңде


Рафаэль Уорнок Джо Байден белән.
Рафаэль Уорнок Джо Байден белән.

Сайлаулар нәтиҗәсендә Конгрессның югары пулатында тавышлар тигезләште.

Джорджия штатында 5 гыйнварда узган Сенатка сайлауларда Демократик фирканең ике намзәте җиңде. Чәршәмбе дөнья күргән нәтиҗәләргә караганда, алар республика көндәшләрен аз гына өстенлек белән җиңгән.

Демократ Рафаэль Уорнок Джорджия тарихында штатны АКШ Конгрессында вәкиллек итүче беренче афроамерикан булачак. Документаль кино студиясе идарәчесе 33 яшьлек Джон Оссофф Джорджияне Сенатта алты ел вәкиллек иткән республикан Дэвид Пердьюны алыштырачак.

Республика фиркасенең ике вәкиле җиңелүе Демократик фирка өчен зур сәяси җиңү. Сайлаулар нәтиҗәсендә Конгрессның югары пулатында тавышлар тигезләште. Һәр фирканең 50шәр тавышы булачак. Әмма Демократик фирканең өстенлеге бар, чөнки Конгрессның югары пулаты рәисе буларак вице-президент Камала Харрис Сенаттагы тавыш бирүләрдә хәлиткеч тавышка ия.

2020 елгы сайлаулардан соң Демократлар Конгрессның ике пулатында күпчелекне тәшкил итәчәк. Бу сайлап куелган демократ президент Джо Байденга үзенең кануннарын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

XS
SM
MD
LG