Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгресс АКШ президенты сайлау нәтиҗәләрен раслады


Джо Байден.

Америка Кушма Штатлары Конгрессы президент сайлау нәтиҗәләрен раслады. Раслау утырышын демонстрантлар өзгән иде.

Нәтиҗәләрне тануга каршы булырга җыенган берничә республикан да "әйе" дип тавыш бирде, шулай итеп алар президент Дональд Трамп тарафдарларының сайлау нәтиҗәләрен раслауны өзәргә тырышуын хөкем итте. Вәкилләр пулаты республиканнарның Пенсильвания штатында Сайлаучылар коллегиясенең тавыш бирү нәтиҗәләренә каршы килүләрен кире какты.

Сайлаучылар коллегиясе тавышларын раслау Конгресс өчен формаль эш була торган иде, ләкин быел ул гадәттәгечә була алмады. Дистәдән артык сенатор-республикан берничә штаттагы сайлау нәтиҗәләрен раслауга каршы булды, аларда тавыш бирү кагыйдәләре бозылды дип белдерде. Сенаторлар тикшерү уздыру өчен махсус комиссия төзергә кирәк диде.

Сайлау нәтиҗәләрен раслау утырышы башлангач, 6 гыйнварда Капитолий бинасына демонстрантлар бәреп керде һәм утырыш өзелде. Алар Трамп тарафдарлары иде, моңа кадәр әлеге кешеләр митингта катнашты. Трамп бу митингта чираттагы тапкыр сайлау нәтиҗәләре дөрес түгел дип белдерде.

фикерләр

XS
SM
MD
LG