Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 60 меңнән артты


Коронавируска каршы көрәш штабы белән Росстат саннары аерыла.

Русиядә COVID-19 тарала башлаганнан бирле барлыгы 60 457 кеше әлеге авырудан үлгән. Бу хакта 7 гыйнварда федераль оператив штаб хәбәр итте. Рәсми саннарга караганда, соңгы тәүлектә коронавирустан тагын 506 кеше үлгән.

7 гыйнварда Русиядә COVID-19 йоктыруның барлыгы 3 332 142 теркәлгән, аларның 2 709 452се терелгән дип санала.

Татарстанда коронавирустан барлыгы 206, Башкортстанда - 152 кеше үлеүе турында рәсми хәбәр ителде.

  • Коронавируска каршы көрәш штабы һәм Росстат мәгълүматлары аерыла. Росстат декабрьнең беренче яртысында ук COVID-19 инфекциясеннән 78,6 мең кеше үлгән дип белдерде.
  • Вице-премьер Татьяна Голикова оператив штаб белән Росстат мәгълүматларының аерылуын төрлечә исәпләүләр белән аңлатты.

XS
SM
MD
LG