Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада COVID-19 очраклары 25 миллионнан артып китте


Европа илләреннән коронавирус йоктыручыларның иң күбе Русиядә — вирус 3 миллион 300 мең кешедә ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле Европада (Русияне дә кертеп) яңа коронавирус йоктыручыларның рәсми теркәлгән саны 25 миллионга җитте. Бу хакта Reuters хәбәр итә. Агентлык COVID-19 очракларын хөкүмәтләрнең рәсми мәгълүматына нигезләнеп исәп алып бара.

Европа илләреннән коронавирус йоктыручыларның иң күбе Русиядә — вирус 3 миллион 300 мең кешедә ачыкланган. Миллионнан артык очрак Европаның сигез илендә, шул исәптән Украинада теркәлгән.

Рәсми саннарга караганда, Европаның 550 меңнән артык кешесе коронавирус һәм аның нәтиҗәләреннән вафат булган. Европада Җир шары халкының уннан бер өлеше генә яши, әмма аңа коронавирус йоктыруның 30 проценты туры килә, үлемнәр белән дә шундый ук күрсәткеч дияргә мөмкин.

Соңгы көннәрдә Европаның кайбер илләре карантин чараларын озайтты яки кырыслатты. Узган тәүлектә COVID-19 вирусыннан бер меңнән артык кеше үлгән Германия локдаунны гыйнвар ахырына кадәр озайтты. Франциядә ресторан һәм кафелар, шулай ук тау чаңгысы курортлары кимендә 20 гыйнварга кадәр ябык булачак. Моннан тыш, Франция-Британия чигеннән узу чикләнде. Британиядә гомумдәүләт локдауны берничә көн элек кертелде.

Британия һәм Европа берлеге илләрендә декабрьдә коронавирустан вакциина ясау башланды. Башта вирус ныграк куркыныч тудырган кешеләргә ясыйлар. Европа берлеге илләрендә, шул исәптән Франция һәм Германиядә хакимиятләр тарафына киңкүләм вакцинацияләүне сузуда гаепләүләр яңгырый. Әлегә Европа берлегенең бер проценттан кимрәк халкына вакцина ясалган, Британиядә бу күрсәткеч ике процент тирәсе.

XS
SM
MD
LG