Accessibility links

Капитолийга һөҗүм уңаеннан җинаять тикшерүе башланган


Капитолийга һөҗүм вакытында.
Капитолийга һөҗүм вакытында.

Вашингтонда мәхкәмәдә 15 кешегә Капитолийга һөҗүм итүдә гаепләү белдерелгән.

АКШ хокук саклау оешмалары Капитолийга 6 гыйнварда булган һөҗүм уңаеннан җинаять тикшерүе башлады. Анда йөзләгән тикшерүче катнаша дип хәбәр итә "Америка авазы".

Тикшерүчеләр видеокамералар язмаларын һәм социаль челтәрләрдәге постларны анализлый. Колумбия бүлгесе полициясе Капитолийга һөҗүм итүче кайберәүләрнең фотоларын чыгарды һәм аларның шәхесләрен ачыкларга ярдәм итүчеләргә 1000 доллар вәгъдә итте.

Тәртипсезлекләрдә катнашулары ачыкланган кайбер кешеләр эшләреннән алынган дип тә хәбәр ителә.

Колумбия бүлгесе прокуроры вазифаларын башкаручы Майкл Шервин Вашингтонда мәхкәмәдә 15 кешегә Капитолийга һөҗүм итүдә гаепләү белдерелде, тагын 40ы тәртипсезлекләр алдыннан булган вакыйгаларга бәйле гаепләүләр нигезендә бүлгенең югары мәхкәмәсе каршына басты дип белдерде. Гаепләүләр арасында Капитолийга канунсыз үтеп керү, дәүләт милкен урлау һәм утлы корал куллану кагыйдәләрен бозулар бар.

Шервин сүзләренчә, әлеге кулга алулар — бу эштә беренче адым. Прокурор әйтүенчә, Капитолийга һөҗүм итүчеләрнең күпчелеге вакыйга урынында тоткарланмаган, алар өйләренә таралган, шуңа күрә һөҗүмдә катнашучыларны ачыклау һәм кулга алу берничә айга сузылырга мөмкин.

Президент Дональд Трампның агрессив тарафдарларының Капитолийга бәреп керүен Bellingcat төркеме дә тикшерә. Җомга ул Капитолий полициясе аткан Ашли Бэббит үлеме тирәсендге хәлләр турында тикшерү чыгарды. Бэббит протестта катнашучылар тараткан видеоларга эләккән. Ул Трамп тарафдарлары төркеме белән бергә полиция кордоны аша Вәкилләр пулатына бәреп керергә омтылган. Бу вакытта залда Конгресс әгъзалары калган була. Капитолийга һөҗүм пулатлар президент сайлау нәтиҗәләрен раслау өчен утырыш уздырганда башланды. Полиция хезмәткәре хатын бәреп керергә җыенганда төбәп аткан диелә. Әлеге хезмәткәрне тикшерү барышы вакытында эшеннән алып торганнар.

Капитолий бинасында яки аның янында тәртипсезлекләр барышында тагын өч протестчы үлгән, ләкин, беренчел мәгълүматларга караганда, аларга карата көч кулланылмаган. Шулай ук 6 гыйнварда яраланган полиция хезмәткәре Брайан Сикникның җомга үлеме турында хәбәр ителде.

Күп сәясәтчеләр, шул исәптән демократлар лидерлары, сайланган президент Джо Байден тәртипсезлекләргә, турыдан-туры булмаса да, президент Дональд Трамп җаваплы дип белдерде. Трамп 6 гыйнварда митингта чыгыш ясаганда үз тарафдарларын Капитолгийга барып сайлау нәтиҗәләрен дәгъвәләргә чакырды. Сәясәтче демократлар Капитолийга бәреп керүчеләрне фетнәчеләр һәм "эчке террочылар" дип тә атады. Фетнә һәм террорчылыкта әлегә гаепләүләр беркемгә дә белдерелмәде.

Президент Дональд Трамп Вашингтонда тәртипсезлекләр вакытында канун бозучылар җавап бирәчәк диде. Бу хакта ул 7 гыйнварда твитердагы видеомөрәҗәгатендә әйтте. "Барлык американнар кебек мин канунсызлык, көч куллану һәм хаос өчен ачулы", диде президент. Ул Америка һәрвакыт канун иле булырга тиеш дип өстәде.

  • 6 гыйнвар Вашингтонда президент Дональд Трамп тарафдарлары митингтан соң Капитолий бинасына бәреп керде. АКШ Конгрессы анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде. Конгресс утырышы өзелде, Капитолийда полиция белән бәрелешләр башланды.
  • Протестчыларны куып таратканнан соң, утырыш дәвам итте һәм конгрессменнар демократ Джо Байденның президент сайлауда җиңүен раслады. Аның инаугурациясе 20 гыйнварда узачак.
  • Конгресстагы демократлар Трампны вазифасыннан алырга чакыра. АКШ Конституциясенең 25нче маддәсен куллану мөмкинлеге турында фикер алышулар бара. Бу маддә, дәүләт башлыгы эшкә сәләтсез булган очракта, аның вәкаләтләрен вице-президентка тапшыруны күздә тота. Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелоси Трампка импичмент белдерү ихтималы да бар диде.

XS
SM
MD
LG