Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтаховны азат итүне таләп итеп 80 меңләп имза җыелган


Немцов маршында Азат Мифтаховны яклап чыгучылар, архив фотосы.
Немцов маршында Азат Мифтаховны яклап чыгучылар, архив фотосы.

"Азат иреккә җибәрелергә һәм фән белән шөгыльләнергә мөмкинлек алырга тиеш", диелә петициядә

Мәскәүдә "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнүче 27 яшьлек математик Азат Мифтаховны азат итүне таләп итүче петицияне 80 меңләп кеше имзалаган. Мөрәҗәгать авторлары Азатны эзәрлекләүне туктатуны таләп итә.

Петицияне Мәскәү дәүләт университеты студентлары, аспирантлары һәм хезмәткәрләренең инициатив төркеме булдырган иде. "Без Азат Мифтаховка төрмәдә урын түгел дип саныйбыз: ул азат ителергә һәм фән белән шөгыльләнергә мөмкинлек алырга тиеш", диелә петициядә.

Мифтаховны дөнья галимнәре, математиклар җәмгыяте яклап чыкты. Гыйнвар башында Массачусетс технология институты (MIT), Принстон, Һарвард, Токио университетларыннан, Польша фәннәр академиясеннән, Сорбонна, Париж һәм башка университетлар һәм академияләрдән 47 математик Халыкара математика конгрессына (ICM) Азат Мифтаховны иреккә җибәрүдә ярдәм итүне сорап хат язды.

Моңа кадәр дөнья галимнәре Азат Мифтахов эше аркасында Русиядә Халыкара математика конгрессын бойкотларга тәкъдим иткән иде.

2021 елның 11 гыйнварында Мәскәү шәһәренең Головин районы мәхкәмәсе 2017 елда "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватуда гаепләнүче өч кешегә: Елена Горбань, Андрей Ейкин һәм аспирант Азат Мифтаховка карата хөкем карары чыгарырга тиеш. Җинаять эшенең башка фигурантлары Азатның тәрәзә вату акциясендә катнашмавын әйтеп килә. Февральдә Мифтаховның тикшерү изоляторында утыруына ике ел була.

XS
SM
MD
LG