Accessibility links

Кайнар хәбәр

50дән артык юлчысы булган Индонезия очкычы диңгезгә килеп төшкән


Sriwijaya Air һава ширкәтенең Boeing 737-300 очкычы, архив фотосы.

Лайнер Джакартадан очып киткәннән соң дүрт минут узгач бер минут эчендә өч километр биеклекне югалткан. 

Индонезия Sriwijaya Air һава ширкәтенең Boeing 737-500 очкычы Джакартадан очып киткәч диңгезгә килеп төшкән. Бу хакта Синьхуа агентлыгы хәбәр итә. Каза урынында очкыч һәм кеше калдыклары табылган диелә.

SJ182 рейсы Джакартадан Понтианакка очкан. Bloomberg язуынча, очкычта 62 кеше булган. Башка медиа 50дән артык кеше турында белдерә.

Flightradar24 мәгълүматларына караганда, лайнер Джакартадан очып киткәннән соң дүрт минут узгач бер минут эчендә өч километр биеклекне югалткан.

Flightradar әлеге очкыч беренче очышын 1994 елда ясаган дигән мәгълүмат бирә.

XS
SM
MD
LG