Казанның Чуйков урамындагы йорттан 10 гыйнварда Төхвәтуллиннар гаиләсе белән хушлаштылар. 59 яшьлек хатын, аның 62 яшьлек ире һәм 18 яшьлек кызының мәетләре 7 гыйнварда табылган иде. Гаиләнең күршеләре һәм хезмәттәшләре әлеге фаҗигадән шок хәлендә. Үтерелгән хатын Фәридә Төхвәтуллина озак еллар "Мәдәни җомга" газетында эшләгән иде.
Үтерү көнендә Росгвардия хезмәткәрләре йорт янында кызның элекке дусты 22 яшьлек егетне табалар. Ул тәрәздән сикереп җәрәхәтләнгән һәм 7нче хастаханәгә китерелгән. Хәбәр ителүенчә, яшьләр очрашып йөргән һәм берникадәр вакыт элек ташлашкан булган. Егет моның белән риза булмаган диләр.
Төхвәтуллиннар гаиләсен үтерүгә бәйле "Ике яки аннан күбрәк кешене үтерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Тикшерү комитетының беренчел мәгълүматына караганда, кызның ата-анасы аның бу егет белән аралашуына каршы булган, үтерүнең сәбәбе шул булырга мөмкин. Прокуратура бу җинаять эшен тикшерүне махсус контрольгә алган.