Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда COVID-19 очраклары 90 миллионнан артты


Пандемия башланганнан бирле дөньяда коронавирус йоктыруның теркәлгән очраклары 90 миллионнан артып китте. Бу вакыт эчендә барлыгы ике миллионга якын кеше үлде. 

Авыручылар саны ягыннан беренче урында Кушма Штатлар тора - 22 миллион кеше. Икенче урында Барзилия — COVID-19 анда сигез миллион кешедә ачыкланган. Өченче урында — Русия (аннексияләнгән Кырымны кертеп). Биредә өч миллионнан артык кеше йоктырган.

Коронавирус эпидемиясе 2019 ел ахырында, 2020 ел башында Кытайның Үһән шәһәрендә башланып китте. Күп кенә илләр Кытай хакимиятләрен чир тарала башлау турында дәшми калу һәм авыручылар, үлүчеләр статистикасын киметеп күрсәтүдә гаепли. Пекин боларны кире кага.

Рәсми мәгълүматка караганда, чир коронавирус таратучы ярканатлар сатылган җирле базардан таралган. Шулай ук авыруның лабораториядән чыгуы турында да гипотеза бар. Үһәндә коронавируслар тикшерүче дөньядагы иң зур үзәкләрнең берсе урнашкан. Әлеге фараз тарафдарлары COVID-19 лабораториядән башланган булырга мөмкин ди. Бу вирусның ясалма рәвештә барлыкка килүен аңлатмый, ул табигый мохиттә барлыкка килеп, аны кытай галимнәре өйрәнгән булырга мөмкин диелә.

14 гыйнварда Кытайга Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының бер төркем белгечләре COVID-19 барлыкка килүен тикшерү өчен килә. Аңа төрле илләрдән, шул исәптән Британия, Германия һәм Русия вәкилләре керә. Элегрәк оешма Кытай коронавирус килеп чыгуын тикшерүче белгечләрне кертмәде дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG