Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Роспотребнадзоры абруен яклап блогер Дамир Манжуковны мәхкәмәгә биргән


Иллюстратив фото.
Иллюстратив фото.

Роспотребнадзор блогердан кайбер видеоларны бетерүне таләп итә. Манжуков коронавирус барлыгын танымый, ул оешма бинасына битлексез үтеп кермәкче иде. Блогер инде 7 500 сумга штрафка тартылган.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе блогер Дамир Манжуковны ("Жукман") мәхкәмәгә биргән. Бу хакта оешманың Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдерде.

"Без Роспотребнадзорның эшлекле абруен яклап мәхкәмәгә бирдек. Үзеңне болай тоту дөрес түгел. Моннан тыш, аның җәмәгать урынында битлексез йөрүе, безнең идарәгә кереп урынсыз сораулар бирүе турында да беркетмә төзедек. Мәхкәмә моны кабул итте һәм 7 500 сумга штрафка тарту карарын кабул итте. Эшлекле абруйны яклау мәсьәләсе мәхкәмәдә карала. Бу карар безнең файдага булыр дип ышанам", диде Авдонина.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Дамир Манжуков элгән өч видеоны бетерүне сорый. Мәхкәмә шикаяте социаль челтәрдә таралды.

Дамир Манжуков Youtube-та "Жукман" каналын алып бара. Анда ул полиция, тикшерүчеләр, шул исәптән, Роспотребнадзор вәкилләре белән үзенең аралашу видеоларын куя. 2020 елның 6 ноябрендә эленгән видеоязмада Манжуков дусты белән Роспотребнадзорның Татарстан идрәсе бинасына битлексез кермәкче була. Дусты оешмага чит илдән кайткач тест бирүдән баш тартуы өчен беркетмә төзергә чакырылган була. Манжуков Роспотребнадзорны "росдурнадзор", каронавирусны "барановирус" дип атый. Битлексез булуны сәбәп итеп, чакырылган вакытка аларны бинага кертмиләр.

XS
SM
MD
LG