Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куәт оешмаларының бөтен хезмәткәрләрен дә дәүләт яклавы турында канун өлгесе әзерләнгән


Бүгенге көндә дәүләт яклавына прокурорлар, тикшерүчеләр, ФСБ һәм тагын берничә оешма вәкилләре эләгә. Канун кабул ителгән очракта, анда башка куәт оешмалары вәкилләре дә керәчәк.

"Бердәм Русия" депутатлары Александр Хинштейн һәм Василий Пискарев Русия думасына яңа канун өлгесе керткән. Ул Росгвардия, саклану министрлыгы, эчке эшләр министрлыгы һәм тышкы күзләү хезмәтенең бөтен хезмәткәрләрен дәүләт яклавына алу чаралары турында. Документ дума сайтында дөнья күрде.

Бүгенге көндә дәүләт яклавына прокурорлар, тикшерүчеләр, ФСБ һәм тагын берничә оешма вәкилләре эләгә.

Канун өлгесенә аңлатмада Росгвардия, саклану министрлыгы, эчке эшләр министрлыгы һәм тышкы күзләү хезмәте вәкилләре дәүләт яклавы алыр өчен "мәҗбүри өстәмә таләпләр" үтәргә тиеш диелә. Бу аларны башка куәт оешмалары вәкилләреннән түбәнрәк дәрәҗәгә куя ди документ авторлары.

Моңа кадәр Русия думасының өч депутаты хокук саклау өлкәсе хезмәткәрләре турында мәгълүматны яшерергә мөмкинлек бирүче канун өлгесен әзерләгән иде.

Канун өлгесенә ярашлы, Росгвардия, җәзаларны үтәү хезмәте (ФСИН), ФСБ, тышкы күзләү хезмәте, салым хезмәте, Хисап пулаты хезмәткәрләре, Росфинмониторинг, президент идарәсенең контроль органнары хезмәткәрләренең милеге турында мәгълүмат яшерелә. Документ авторлары бу органнар хезмәткәрләре һәм хәрбиләрнең шәхси тормышы турында мәгълүмат таралу "аларның үз вәкаләтләрен тормышка ашыруына начар тәэсир итә" дип саный.

XS
SM
MD
LG