Accessibility links

Вәкилләр пулаты импичмент турында резолюция тексты чыгарды


Полиция Капитолийга бәреп керергә теләүчеләрне туктатырга тырыша, 6 гыйнвар.
Полиция Капитолийга бәреп керергә теләүчеләрне туктатырга тырыша, 6 гыйнвар.

Трамп "фетнәгә котыртуда" гаепләнә.

АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты дүшәмбе президент Дональд Трамп импичменты турында резолюция текстын чыгарды. АКШ башлыгы "фетнәгә котыртуда" гаепләнә. "Президент Трамп Кушма Штатлар иминлеген һәм хөкүмәт институтларын җитди куркыныч астына куйды" диелгән резолюциядә.

Биш кеше Трамп тарафдарлары фетнәсе корбаны булды.

Дональд Трампның президентлыгы 20 гыйнварда тәмамлана, бу көнне сайланган президент Джо Байденның инаугурациясе булачак.

Резолюция авторлары 13 һәм 14 гыйнварда фикер алышулардан соң Вәкиләр пулаты импичментны яклап тавыш бирер, ә Сенат әлеге карарны раслар дип өметләнә. Бу очракта Трамп АКШ президентын сайлауда башка катнаша алмаячак.

  • 6 гыйнвар Вашингтонда президент Дональд Трамп тарафдарлары митингтан соң Капитолий бинасына бәреп керде. АКШ Конгрессы анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде. Конгресс утырышы өзелде, Капитолийда полиция белән бәрелешләр башланды. Фетнә вакытында биш кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG