Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Вашингтонда гадәттән тыш хәл тәртибе игълан итте


АКШ президенты Дональд Трамп һәм вице-президент Майкл Пенс.

Чикләүләр 11 гыйнвардан 24 гыйнварга кадәр гамәлдә булачак. 20 гыйнварда Джо Байден инаугурациясе уза.

АКШ президенты Дональд Трамп Вашингтонда гадәттән тыш хәл тәртибе кертте. Ул шулай ук башкалага өстәмә федераль көчләр җибәрергә дә фәрман бирде. Болар президент сайлауда җиңеп чыккан Джо Байденның 20 гыйнварда узачак инаугурация тантанасы алдыннан иминлекне тәэмин итү өчен эшләнә.

Ак йорт сайтында әйтелгәнчә, гадәттән тыш хәл тәртибе 11-24 гыйнвар аралыгында гамәлдә булачак. Бу вакыт эчендә Гадәттән тыш хәлләрдә идарә итү федераль агентлыгы гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен йомшарту максатыннын чаралар билгели һәм куллана диелә.

Моңа кадәр 7 гыйнварда Вашингтон хакимияте Дональд Трамп тарафдарлары Капитолийга бәреп кергәч гадәттән тыш хәл режимы керткән иде. Шуннан соң Вашингтон мэры Мюриэл Боузер АКШның эчке иминлек министрлыгын инаугурация алдыннан шәһәрдә өстәмә иминлек чаралары кертүне сорады.

АКШ дәүләт гвардиясе инаугурация вакытында Вашингтонда иминлек булдыру өчен 15 меңгә кадәр хәрбине җәлеп итәргә әзер дип белдерде оешма башлыгы Дэниел Хокансон.

11 гыйнварда Вашингтон мэры Мюриэл Боузер һәм күрше Мэриленд һәм Вирджиния штатлары губернаторлары АКШ халкын Вашингтонга Байден инаугурациясенә килмәскә чакырды. Алар моны "рәхимсез фетнә" һәм коронавирус пандемиясе дәвам итүе белән аңлатты.

Шул ук вакытта FBI инаугурация чаралары алдыннан илнең 50 штатында кораллы протестлар булу ихтималын белдерде.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG