Accessibility links

Кайнар хәбәр

FBI барлык 50 штатта да протестлар булу мөмкинлеге турында кисәтә


Вашингтонда FBI бинасы.
Вашингтонда FBI бинасы.

Протестлар президент Дональд Трампны аның президент мөддәте чыкканчы вазифасынан алу ихтималы белән бәйле.

Американың 50 штатында һәм ил башкаласы Вашингтонда кораллы кешеләр катнашында хакимият биналарына һөҗүмнәр булырга мөмкин, дип белдерә АКШ Тикшерүләр үзәк бюросы (FBI). Медиалар язганча, оешма бу турыда меморандум тараткан. Әлеге документ турында, аерым алганда, CNN яза. FBI кулындагы мәгълүматка ярашлы, исеме булмаган бер төркем федераль һәм җирле хакимиятләрнең идарәләре биналарына "штурм" оештырырга җыена, башкаларны да үзләренә кушылырга чакыра диелә. Бу протестлар Американың хәзерге президенты Дональд Трампны мөддәте тәмамланганчы вазифасыннан алу ихтималы белән бәйле.

FBI бу хәл турында рәсми аңлатма бирми. Дүшәмбе Парклар милли хезмәте, иминлекне кайгыртып, Вашингтон үзәгендә Джордж Вашингтон һәйкәле янына килүне ике атнага чикләде.

Хәзерге вакытта АКШ башкаласына Дәүләт гвардиясенең өстәмә көчләре кертелә диелә. Атна ахырына аларның саны 10 меңгә җитәр дип көтелә.

Дональд Трампның президентлыгы 20 гыйнварда тәмамлана, ләкин АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты әзерләгән импичмент резолюциясе нигезендә ул бу көнгә кадәр үк вазифасыннан читләштерелергә мөмкин. Трампны "фетнәгә котырту"да гаеплиләр.

6 гыйнвар Вашингтонда президент Дональд Трамп тарафдарлары митингтан соң Капитолий бинасына бәреп керде. АКШ Конгрессы анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде. Конгресс утырышы өзелде, Капитолийда полиция белән бәрелешләр башланды. Фетнә вакытында биш кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG