Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа сәнгать академиясенең театр факультетында татар курсы җыела


Мондый курс соңгы тапкыр 2015 елда җыелган булган.

Уфаның Заһир Исмәгыйлев исемендәге дәүләт сәнгать академиясе "Драма театры һәм кино актеры" белгечлегенә театр факультетында татар телендә белем бирүче махсус курс җыя. Курс Уфа "Нур" татар дәүләт театры өчен артистлар әзерләр дип көтелә. Моның турында Азатлыкка Уфа "Нур" татар театрының реклама бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина сөйләде.

Аның сүзләренчә, мондый төркем соңгы тапкыр 2015 елда җыелган булган. Ул курста укып чыккан өч студент та 2019 елда Уфа "Нур" татар театрына эшкә урнашкан.

"Нур" театры өчен җыелган төркемне тәмамлаган студентлар безнең театрга конкурссыз эшкә алына. Шулай да анда укучылар "Нур" театрында фәлән ел мәҗбүри эшләп китәргә тиеш дигән шарт юк, әгәр дә аларның башка театрда эшлиселәре килә икән, башка театрга да бара алалар", дип өстәде Гөлшат Сафина.

Махсус курста укыр өчен татар телендә ирекле сөйләшү мәҗбүри, ди ул.

Курсның сәнгать җитәкчесе "Нур" татар театрының баш режиссеры Азат Җиһаншин, кураторы – Башкортстанның халык артисткасы Танчулпан Бабичева булачак. Уку көндезге форматта дүрт ел дәвамында барачак. Белем алу бюджет нигезендә, бушка булачак.

XS
SM
MD
LG