Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Навальный Русиягә кайтуын белдерде


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Оппозиция сәясмәне 17 гыйнварда Мәскәүгә рейска билет алганын хәбәр итте.

Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальный Мәскәүгә очкычка билет алган, ул 17 гыйнварда Русия башкаласында булырга ниятли. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

"Кайтыргамы-кайтмаскамы дигән сорау минем алда беркайчан да тормады. Киткәнем дә булмады. Германиягә реанимация кабында китерелдем, бер генә сәбәп белән: мине үтерергә маташтылар" дип язды активист. "Русия – минем илем, Мәскәү – минем шәһәр, мин аларны сагынам" дигән ул.

20 августта Томскидан Мәскәүгә очкан вакыттта хәле начараеп, Навальный кома хәлендә калды, берничә көннән ул Германиянең Шарите клиникасына күчерелде. Европадагы берничә бәйсез лаборатория аның Русиядә эшләнгән "Новичок" төркеме агулы матдәсе белән агуланган булуын раслады. Берлинда дәваланганннан соң Навальный, аның сүзләренчә, Германиядә реабилитация узган.

Русия хакимияте Навальныйга һөҗүм фактын белмәгәнгә сабыша. Агулау турында тикшерү алып барылмый. Халыкара журналистлар төркеме Навальныйга һөҗүмгә ФСБ хезмәткәрләре катнашы булуы ихтимал икәнен ачыклады. Кремль бу вакыйга белән нинди дә булса бәйләнеше барлыгын кире кага.

Шул ук вакытта Русиядә Навальныйга "яла ягу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Аңа штраф һәм 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәт яный. Моннан тыш, Навальныйны 2014 ел эше нигезендә төрмәгә утыртырга телиләр. Бу эш буенча аңа шартлы төрмә җәзасы бирелгән булган, хәзер исә Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) Навальныйны 3,5 елга колониягә җибәрүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Оешма Навальныйның Германиягә китүе шартлы җәза үтәү тәртибен боза дип белдерә.

Моннан тыш, декабрь ахырында Тикшерү комитеты Навальныйга каршы яңа эш ачуын белдерде, бу юлы аны Коррупциягә каршы көрәш фонды акчаларын туздыруда гаеплиләр. Әлеге маддә нигезендә аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

XS
SM
MD
LG