Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Гыйльметдинов: "Тәрҗемә дәреслекләрен канунлаштырырга кирәк"


Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

Бүген 27 процент укучы тәрҗемә ителгән дәреслекләрдән белем ала.

Тәрҗемә ителгән дәреслекләрне канунлаштыру йөзеннән Русия мәгариф министрлыгы белән сөйләшүләр алып барыла. Бу хакта бүген Русия Дәүләт думасы депутаты, федераль татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов Татарстан Дәүләт шурасында узган матбугат очрашуында белдерде.

"Якын елларда тәрҗемә дәреслекләрен канунлаштырырга кирәк. Бүген 27 процент бала шундый дәреслекләр белән белем ала. Бу авыллар буенча китерелгән сан, бәлки, аларның саны күбрәктер дә. Федераль канун тәрҗемә ителгән дәреслекләрнең федераль реестрда булуын таләп итә. Бу эш белән мәгариф министрлыгы шөгыльләнә, финанслар күпмедер дәрәҗәдә бүленгән. Русия мәгариф министрлыгы белән сөйләшүләр бара. Бу бик мөһим эш", дип сөйләде Гыйльметдинов.

"Безгә мәгариф өлкәсендә федераль стандартларны кабул итәргә кирәк. Алар әзерләнгән, ләкин мәгариф министрлыгы тарафыннан һаман каралмаган. Шуның нигезендә яңа мәгариф програмнары, дәреслекләр барлыкка килергә тиеш", диде ул.

Милли телләрдә дәреслекләр чыгару проблемы бер ел элек күтәрелде. Татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль үзәк әсбап буларак кына таный. Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Мәскәү моңа аяк чала дип белдергән иде.

"Рус телендә дәреслек чыгарыр өчен бер комиссия узу җитә. Милли телләрдә, мәсәлән, удмурт, яки татар телендә чыгарсаң, ул дәреслек дип чыкмый, әсбап дип чыга. Шул ук көчне саласың, шул ук комиссияләрне узасың. Күңел рәнҗиме моңа, әллә юкмы? Әле тагын бер кат экспертиза өчен туләргә кирәк, шул кадәр үк бәя", дип белдерде ул вакытта Миңтимер Шәймиев.

Узган ел Дәүләт шурасы сессиясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга әлеге мәсьәләдә сорау бирелде. Ул дәреслекләр өчен республика хөкүмәте 400 млн сум акча бүлеп бирүен, тәрҗемә дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү белән шөгыльләнүен әйтте.

XS
SM
MD
LG