Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Украинаның Кырым белән бәйле шикаятен карый башлаячак


Страсбургта Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бинасы.
Страсбургта Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бинасы.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Кырымда кеше хокуклары бозылу ихтималын караячак, әмма ул Кырымның Русиягә керү мәсьәләсе каралмаячак дип аерым искәртә. 

Еропа кеше хокуклары мәхкмәсе Украинаның аннексияләнгән Кырымда кеше хокуклары бозылу турында Русиягә каршы шикаятенең күпчелек бүлекеләрен карауга алган. Бу хакта пәнҗешәмбе Страсбургта игълан ителде. Эшнең асылы буенча карар соңрак кабул ителәчәк.

Карар мәхкәмә сайтында чыкты. Мәхкәмә шикаятьне "өлешчә кабул итәрлек" дип таныды, ләкин документтан күренгәнчә, ул күпчелек мәсьәләләрне карарга ризалашкан. Аерым алганда, Русиянең Кырымда үтерүләрне тиешенчә тикшермәве, кешеләрне канунсыз ирегеннән мәхрүм итү, аларга лаек булмаган мөнәсәбәт, урыс телле булмаган матбугат чараларын эзәрлекләү, башка телләрдә белем алуны чикләү, автоматик рәвештә Русия ватандашлыгы бирү, милек тартып алу, кырымтатарларга карата репрессияләр мәсьәләләре каралачак.

Мәхкәмә тыныч халыкны үтерүләр һәм чит ил журналистларына каршы репрессияләр турында гаепләүәләрне карамаячак, чөнки бу очракта моны Русия идарәсе урнаштырган гомум кабул ителгән гамәлләр дип атап булмый ди.

Мәхкәмә карарында шулай ук Русия Кырымны контрольдә 2014 елның 27 февраленнән, Русия хәрбиләре кайбер административ биналарны басып алганнан соң тота диелә. Формаль рәвештә исә Кырым мартта аннексияләнгән иде. Мәхкәмә Кырымда 2014 елның 27 февраленнән 2015 елның 26 августына кадәр кеше хокуклары бозылу ихтималын караячак. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Кырымның Русиягә керү мәсьәләсе каралмаячак дип аерым искәртә.

Украина Русиянең Кырымда кеше хокукларын бозуы турында шикаятьне Страсбург мәхкәмәсенә 2014 елның 13 мартында ук ташырган иде. Шикаятьләр тулыландырылып торды. 2018 елда алар бер эшкә берләштерелде, аны мәхкәмәнең Зур пулаты карый.

XS
SM
MD
LG