Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Татарстан Владивостокта мәчет төзи башлаячак


2012 елда Рөстәм Миңнеханов катнашында Владивостокта мәчет төзелеше урынында тантаналы төстә беренче таш салынган иде.
2012 елда Рөстәм Миңнеханов катнашында Владивостокта мәчет төзелеше урынында тантаналы төстә беренче таш салынган иде.

Моңа кадәр мөселманнар мәчет өчен җирне рәсмиләштерә алмады.

Быел Татарстан Владивостокта мәчет төзи башлаячак. Җирне рәсмиләштерү проблемы хәл ителгән. Бу хакта РИА Новостига Артем шәһәренең "Ислам" мөселман оешмасы җитәкчесе Рамил Килмөхәммәтов белдергән. Мәчет төзелешен ул алып бара.

"Хәзерге вакытта җир кишәрлеген рәсмиләштерү эшләре бара: килешү төзү, төзелеш өчен рөхсәт алу, мәчетне төзү. Татарстан бу эшкә алынырга әзер, мәчетнең проекты бар, төзелеш ширкәте билгеләнгән. Һичшиксез, быел төзелеш башланачак", дип белдергән Килмөхәммәтов.

Булачак мәчет Владивостокның Дальхимпром районында урнашачак. Әлеге җир кишәрлеге Русия саклану министрлыгы карамагында. Моңа кадәр Приморье крае башлыгы Олег Кожемяко һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов министрлыкка мөрәҗәгать юллаган булган. Саклану министрлыгыннан мәчет төзелеше өчен уңай җавап килгән. Хәзер Приморье краеның җир һәм мөлкәт министрлыгы җирне рәсмиләштерү белән шөгыльләнә, диелә.

Казан мәчете ике катлы булачак. Аның мәйданы 420 дүрткел метрны тәшкил итәчәк. Ул үз эченә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз залы, имам бүлмәсен, киенү-чишенү урыннарын алачак. Манараның биеклеге 28 метрны, гөмбәз – 15 метрны тәшкил итәчәк.

Приморье хакимияте халыкның мәчет төзелешенә фикерен дә белешкән. Социологик тикшеренүләрдә катнашучыларның 78 проценты мәчеткә каршы булмавын әйткән.

Владивосток мәчете төзелешен Татарстан хакимияте финанслый. Ул 100 млн сумнан артыкка төшәр дип фаразлана.

2012 елда Рөстәм Миңнеханов катнашында Владивостокта мәчет төзелеше урынында тантаналы төстә беренче таш салынган иде. Булачак мәчеткә Улисс бухтасы ярындагы матур калкулыкта урын бирелде. Соңрак аны башка урынга күчерделәр. 2014 елда Приморье мөселманнары Миңнехановтан мәчет төзү мәсьәләсен чишүне үтенеп, хат юллады.

Бүген Владивостокта аерым мәчет юк. Җомга һәм бәйрәм намазлары Пиморье крае мөселманнарының Казыят идарәсендә укыла.

XS
SM
MD
LG