Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мөфтие урынбасары Илдар Малахов вафат


Илдар Малахов (1968-2021)
Илдар Малахов (1968-2021)

Хәзрәт 52 яшендә, берничә ай яман шеш авыруы белән көрәшкәнән соң дөньядан киткән.

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илдар Малахов яман шештән вафат булган. Бу турыда нәзарәт хәбәр итте. "Бүген төнлә, яман шеш белән берничә ай көрәшкәннән соң, 53нче яшендә безнең карендәшебез, Башкортстан мөселманнары диния назәрәтенең беренче урынбасары Илдар хәзрәт Малахов дөньядан китте. Ул Башкортстанның һәм Русиянең абруйлы, хөрмәтле дин әһелләреннән берсе иде" диелгән хәбәрдә.

1997 елдан Илдар хәзрәт Уфадагы Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәне җитәкләгән. Соңгы ун елда Башкортстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары булган, 1998 елдан "Рисалят" газетының баш мөхәррире булып торган.

Илдар Заһидулла улы Малахов 1968 елның 20 мартында Ленинградта туган. Уфада Риза Фәхретдин исемендәге мәдрәсәдә, Бохарада "Мир-Араб" мәдрәсәсендә, Каһирәдә "Әл-Әзһар" Халыкара ислам университетында белем ала. Шулайк ук Башкорт дәүләт университетының тарих факультетында укый.

Илдар хәзрәт яхшы әти, оныкларына яраткан бабакай, гаилә терәге иде, күркәм холыклы, кешелекле булды, башлаган бар эшен уңышлы нәтиҗәгә китерә иде, дип искә алына мөфтият хәбәрендә.

XS
SM
MD
LG