Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия фәннәр академиясе әгъзалары Азат Мифтаховны азат итүне таләп итә


Мәскәүдә Русия фәннәр академиясе бинасы.
Мәскәүдә Русия фәннәр академиясе бинасы.

Русия фәннәр академиясенең 54 әгъзасы "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнгән Азат Мифтаховны яклап ачык хат имзалаган.

Хат авторлары белдерүенчә, "Азат Мифтаховка карата кулланылган газаплау ул гаепләнгән җинаять эшенә ярашлы булып күренми, шуңа да дәүләт гаепләүчесенең Мифтаховка карата 6 ел гомум тәртипле колония соравы ачу уята".

Имза калдыручылар арасында Виктор Васильев, Федор Успенский, Аскольд Иванчик һәм башка галимнәр бар.

Галимнәр Азатның изоляторда утырган ике ел эчендә ике фәнни эш язуын, эшләрнең берсе Польша Фәннәр академиясе Бюллетенендә бастырылуын, икенчесе халыкара фәнни журналга бирелгәнен искә ала.

Гыйнвар башында 47 математик Халыкара математика конгрессына (ICM) Азат Мифтаховны иреккә җибәрүдә ярдәм итүне сорап хат язган иде.

Азат Мифтаховны азат итүне таләп итеп булдырылган петиция инде 86 мең имза җыйган.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәү шәһәренең Головин районы мәхкәмәсе 2017 елда "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватуда гаепләнүче өч кешегә: Елена Горбань, Андрей Ейкин һәм аспирант Азат Мифтаховка карата хөкем карары чыгарырга тиеш. Җинаять эшенең башка фигурантлары Азатның тәрәзә вату акциясендә катнашмавын әйтеп килә. Февральдә Мифтаховның тикшерү изоляторында утыруына ике ел була.


XS
SM
MD
LG