Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда Азат Мифтаховны яклау чарасы уздырган активистлар тоткарланган


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Петербурда полиция "Бердәм Русия" кабул итү бүлмәсе янында МДУ аспиранты Азат Мифтаховны яклау чарасы уздырган Елена Скворцованы һәм Екатерина Бушкованы тоткарлады. Бу хакта Медиазона хәбәр итә.

"Весна" хәрәкәте активистлары кабул итү бүлмәсенә Мифтахов фотосурәтләре беркетелгән тәрәзә рамнары алып килгән. "Объектив реалий" телеграм-каналындагы видеода күренгәнчә, полиция хезмәткәрләре, аларның таләпләрен үтәмәү сәбәпле, активистларның полиция бүлегенә китерелүен белдергән.

Аларны тоткарлаганнан соң, полиция хезмәткәрләре чараны фото һәм видеога төшерүче журналистларның документларын тикшерә башлаган.

Математик Азат Мифтахов 2019 елның февраль башыннан сак астында. Тикшерү версиясенә караганда, Азат ике ел элек "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватучылар арасында булган. Гаепләү тәрәзә ватылып бер ел узгач, Мифтаховны "тәэсирле кашлары"ннан таныган яшерен шаһит күрсәтмәләре нигезендә төзелә. Ноябрьдә мәхкәмә утырышы Мифтаховны сак астында калдыру вакытын 4 мартка кадәр озайтты. Февральдә Азатның СИЗОда утыруына ике елдан артык булачак.

23 декабрьдәге мәхкәмә утырышында гаепләү ягы Мифтаховны 6 ел колониягә хөкем итүне сорады. Гаепләү ягы шулай ук Азатның җәмгыять өчен куркыныч булуын, сак астында аз вакыт утыруын әйтте. Хөкем карары 11 гыйнварда игълан ителергә тиеш иде, Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе утырышны бернинди аңлатуларсыз 18 гыйнварга күчерде.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

XS
SM
MD
LG