Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа шурасы башлыгы һәм Байден киңәшчесе Навальныйны кичекмәстән азат итәргә чакырды


Хокук яклау оешмалары Русия оппозиция вәкиле Алексей Навальныйны эзәрлекләү сәяси сәбәпләр белән башкарыла дип саный.

Дөнья сәяси лидерлары һәм хокук яклау оешмалары Русия хакимиятен оппозиция вәкиле Алексей Навальныйны иреккә чыгарырга чакырды. Навальный якшәмбе Германиядән Русиягә кайтты һәм Мәскәүгә кайтып төшкәч үк тоткарланды. Хәзерге вакытта ул Химки эчке эшләр бүлегендә тотыла диелә.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН), агуланганнан соң Германиядә дәваланган Навальныйны сынау вакыты кагыйдәләрен бозган дип белдерә, һәм аның шартлы җәзасын реаль җәза – 3,5 ел ирегеннән мәхрүм итү белән алыштыруны сорый.

ФСИН белдергәнчә, Навальный иреген чикләү ысулы турында мәхкәмәгә кадәр сак астында калачак, канунга ярашлы, андый мәхкәмә 48 сәгать эчендә узарга тиеш. Ә шартлы җәзаны реаль җәзага алыштыру турында мәхкәмә 29 гыйнварга билгеләнгән.

Навальный үзенең тоткарлану ихтималын белде, әмма Русиягә кайтудан баш тартмады. Мәскәү һава аланында журналистлар алдында кыска чыгышында Навальный курыкмавын әйтте.

Хокук яклау оешмалары Навальныйны эзәрлекләү нигезендә сәяси сәбәпләр ята дип саный. Amnesty International Навальныйны "воҗдан тоткыны" дип игълан итте, аны тоткарлау Русия хакимиятенең сәясәтчене дәшмәскә мәҗбүр итергә омтылышы дип бәяләде. Human Rights Watch Навальныйны азат итәргә чакырды һәм аны эзәрлекләү сәяси сәбәп белән эшләнә дип белдерде.

Европа шурасы рәисе Шарль Мишель Навальныйны тоткарлау "кабул итмәслек" гамәл диде һәм аны иреккә җибәрергә чакырды. Европа берлегенең тышкы сәясәт җитәкчесе Жозеп Боррель һәм Европа халык фиркасе лидеры Дональд Туск та шундый ук белдерүләр белән чыкты.

Навальныйны тоткарлауны Балтыйк буе илләре тышкы эшләр министрлары да хөкем итеп чыкты. Аларның уртак белдерүендә Навальныйны иреккә чыгармаган очракта Европа берлеге Русиягә каршы чикләүләр кертү мөмкинлеген карарга тиеш диелә.

Польша тышкы эшләр министры Збигнев Рау Навальныйга теләктәшлек сүзләрен урыс телендә язып чыкты.

Германия вице-канцлеры Олаф Шольц Навальныйны тоткарлауны канунсыз дип атады. "Бу кешегә карата гаделсезлек кылынды. Аның тормышына һөҗүм ителде, дәүләт аны тоткарларга түгел, ә якларга тиеш иде" диде Шольц.

Навальныйны кичекмәстән азат итәргә чакырып АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео да белдерү ясады. "Үзләренә ышанган сәяси лидерлар көндәшләре авазыннан курыкмый, сәяси оппонентларына карата көч кулланмый һәм канунсыз кулга алулар оештырмый" диде Помпео.

АКШның сайланган президенты Джо Байденның илкүләм иминлек киңәшчесе Джейк Салливан Навальныйны тоткарлауны хөкем итеп чыкты, моны ул тавышларының ишетелүен теләгән Русия ватандашларын хурлау дип атады. Ул шулай ук Навальныйны агулауны тикшерергә чакырды.

Беларус оппозиция лидеры Светлана Тихановская шулай ук Русия оппозиция сәясәтчесенә теләктәшлек белдерде. Навальныйны тоткарлау – русияләрне сәяси альтернативадан мәхрүм итәргә маташу, бу урыс халкы һәм илнең киләчәге мәнфәгатьләренә җавап бирми диде Тихановская.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков якшәмбе кич Навальный тоткарлау турында ишетмәвен әйтте. "Гафу үтенәм. Аны Германиядә тоткарладылармы?" дип җавап бирде Песков журналистлар соравына.

Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова чит ил сәясәт лидерларының белдерүләренә җавап итеп "үз илегездәге проблемнар белән шөгыльләнегез" диде.

  • Навальный Германиядә 22 августтан бирле торды. Анда ул агуланудан соң дәваланды. Агулауны Русия махсус хезмәтләре һәм хакимияте оештырган дип шикләнелә.
  • 2014 елда Алексей Навальный караклык маддәсе нигезендә шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем ителгән иде. Навальный үзе бу эшне сәяси сәбәпләр белән ачылган дип саный. Кеше хокуклары Европа мәхкәмәсе Навальныйның гадел хөкемгә хокуклары бозылуын таныды.

XS
SM
MD
LG