Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активисты Татарстан прокуратурасын экстремистлыкка тикшерүне сорый


Ленар Мифтахов.

Мөрәҗәгатендә Ленар Мифтахов Татар иҗтимагый үзәгенең прокуратура тарафыннан эзәрлекләнүен дә искә ала.

Милли активист, публицист Ленар Мифтахов Татарстан прокуратурасының эшчәнлеген экстремистлыкка тикшерүне сорап, республика президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хат язган. Хатны ул Facebook-та урнаштырган.

Мифтахов Миңнехановтан Татарстан прокуратурасын тикшерү өчен махсус комиссия булдыруны сорый. Прокуратура экстремистлык белән шөгыльләнүе ачыкланса, аны "Экстремистлыкка каршы тору" маддәсе нигезендә ябарга кирәк дип яза Мифтахов.

Публицист Советлар берлеге чорында репрессияләр белән шөгыльләнгән прокуратура, НКВД, мәхкәмә хезмәткәрләренең хөкем каршына басмавын, ә махсус пенсияләр алып ятуын искәртә. Әлеге тискәре тәҗрибә кайбер вазифадагы затларда җәзасызлык тойгысы тудырырга мөмкин дип саный автор.

"Татарстан ватандашларына каршы киңкүләм репрессияләр кабатлануны булдырмас өчен уяу булырга кирәк һәм хокук саклау оешмалары, шул исәптән Татарстан прокуратурасы эшчәнлеген күзәтергә кирәк. Хокук саклау органнары гамәлләре белән канәгать булмаган күп кенә ватандашлар тиздән алар җәза алыр, канунсыз тоткарланулар һәм мәхкәмәләргә катнашы бар дип саналучыларга гадел мәхкәмә булыр дип өметләнә. Бу кешеләрне бөтен исемнәре, бүләкләреннән, алар алырга өметләнгән югары пенсияләреннән мәхрүм итәргә кирәк булачак. Бәлки люстрациясез дә булмас" дип фаразлый Мифтахов.

Ул хокук саклау оешмалары эше болай да киеренке хәлдәге җәмгыятьне радикаллаштыруга китерә дип саный.

"Аерым алганда, Татар иҗтимагый үзәген озак вакыт дәвамында эзәрлекләү аптырау һәм күпсанлы сораулар тудыра, бу оешманың эшчәнлеге Татарстан ватандашларының Татарстан Конституциясе гарантияләгән хокукларын яклаудан гыйбарәт", дип яза Ленар Мифтахов.

"Татарстан Республикасы Прокуратурасы" дәүләт оешмасының гамәлләре канунсыз һәм ныклап тикшерүне сорый дип саныйм ди публицист.

15 гыйнвар Татарстан прокуратурасының Татар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма дип тануны һәм аны ябуны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткәне билгеле булды.

18 гыйнварда танылган татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да Татар иҗтимагый үзәгенең экстремист оешма дип ябылу ихтималы уңаеннан Татарстан президентына мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG