Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "антиковид паспортлар" кертелмәячәк 


Элегрәк Башкортстан башлыгы коронавируска каршы вакцина ясатучыларга махсус паспорт тапшыралачак, бу кешеләргә кайбер өстенлекләр бирәчәк дигән иде.

Татарстанда коронавируска каршы вакцина ясатучыларга нинди дә булса паспорт тапшыру каралмаган. "Бүген вакцина ихтыяри эшләнелә. Иң мөһиме вакцинаның булуы һәм сыйфатлы итеп ясатылуы мөһим. Ә вакцина ясаткан кешеләрне аерып чыгару әһәмиятле түгел. Киләчәктә карарбыз. Федераль киңәшләр булыр. Бездә әлегә мондый мәсьәлә каралмый", диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков 18 гыйнварда узган брифингта.

"Бер вакцина да инфекциядән 100 процентка сакламый. Коронавируска каршы вакцина ясатып, битлекләрне онытып, халык янына чыгарга кирәкми. Ул авыр чирләүдән һәм үлемнән саклый. Вакцина ясатучыларга ниндидер өстенлеклелек бирү каралмый", диде Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Русиядә 18 гыйнварда киңкүләм вакцина ясау башланды. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова сүзләренчә, бер ел эчендә халыкның 60 процентына вакцина ясау ниятләнә.

Бүгенгә Татарстанда 13 442 вакцина китерелгән. 5 178 кеше вакцина ясаткан.

Дүшәмбе Башкортстанда яңа төр коронавирус инфекциясенә антитәнчекләре булган һәм бу чирдән вакцина ясаткан кешеләргә "ковидка каршы" паспортлар бирә башлаячаклар дип хәбәр ителде.

COVID-19 вакцинасы ясаткан кешеләрдән чикләүләр алына, аларга кибетләрдә ташламалар да биреләчәк.

.

XS
SM
MD
LG