Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный 30 тәүлеккә сак астына алынды, тарафдарларын урамга чыгарга өндәде


Навальный эчке эшләр бүлеге бинасында узган мәхкәмә утырышында
Навальный эчке эшләр бүлеге бинасында узган мәхкәмә утырышында

Мәхкәмә утырышы Мәскәүнең Химки эчке эшләр бүлеге бинасында узды.

Мәскәүнең Химки районы мәхкәмәсе оппозиция вәкиле Алексей Навальныйны 30 тәүлеккә сак астына алырга дип карар чыгарды. Навальныйны 17 гыйнварда Берлиннан Русиягә кайтканда, чик узган вакытта Җәзаларны гамәлгә ашыру федераль хезмәте соравы нигезендә полиция хезмәткәрләре тоткарлаган иде. Бу турыда аның адвокаты Вадим Кобзев белдерде. Ул сак астында 2021 елның 14 февраленә кадәр булачак.

Мәхкәмә утырышы Химки эчке эшләр бүлеге бинасында узды. Мәхкәмә буласы турында Навальныйның үзенә дә, аның адвокатларына да алдан берни әйтелмәгән. Адвокатлар бары мәхкәмә утырышына гына кертелгән, аңарчы бинага кертелми торган.

Навальный бу мәхкәмә утырышын, бигрәк тә аның күчмә утырыш буларак полиция бүлегендә узуын канун бозу дип атады.

Русия эчке эшләр министрлыгының Мәскәү өлкәсе идарәсе мәхкәмә утырышының полиция бүлегендә узуын Навальныйның коронавирус тесты нәтиҗәләре турында документы булмавы белән аңлаткан. Гамәлдәге тәртип нигезендә, чит илдән кайтканнарга тест ясату өчен 72 сәгать вакыт бирелергә тиеш.

Мәхкәмә утырышы ачык дип игълан ителсә дә, хөкүмәттән бәйсез медиа вәкилләре анда кертелмәде. Утырыш вакытында эчке эшләр бүлеге бинасы янында Навальныйның йөздән артык тарафдары, шулай ук бинага кертелмәгән журналистлар көтеп торды.

Хөкем карары игълан ителгәннән соң Навальный тарафдарлары аны иреккә чыгаруны теләп итте.

Навальный эчке эшләр бүлегендә үз тарафдарларына видеомөрәҗәгать яздырып аларны курыкмаска һәм урамнарга чыгарга өндәде.

Җәзаларны гамәлгә ашыру федераль идарәсе 2014 елда Навальныйга карата чыгарылган шартлы хөкем җәзасын иректән мәхрүм итү җәзасына алыштыру мәсьәләсен мәхкәмәдә карау өчен аны сак астына алуны сораган иде. Әлеге мәсьәләсен мәхкәмәдә карау 29 гыйнварга билгеләнгән булса да, бүгенге мәхкәмә аны 15 февральгә кадәр сак астына алу карары чыгарды.

  • Алексей Навальный – Русиядә билгеле опозицион сәясәтче, ФБК фондын оештыручы. 2020 елның 20 августында аның Томскидан Мәскәүгә очкан вакытта хәле начараеп, ул кома хәлендә калды, берничә көннән ул Германиянең Шарите клиникасына күчерелде. Европадагы берничә бәйсез лаборатория аның Русиядә эшләнгән "Новичок" төркеме агулы матдәсе белән агуланган булуын раслады. Берлинда дәваланганнан соң Навальный, аның сүзләренчә, Германиядә реабилитация узган.
  • Русия хакимияте Навальныйга һөҗүм фактын белмәгәнгә сабыша. Агулау турында тикшерү алып барылмый. Халыкара журналистлар төркеме Навальныйга һөҗүмгә ФСБ хезмәткәрләре катнашы булуы ихтимал икәнен ачыклады. Кремль бу вакыйга белән нинди дә булса бәйләнеше барлыгын кире кага.
  • Шул ук вакытта Русиядә Навальныйга "яла ягу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Аңа штраф һәм 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәт яный. Моннан тыш, Навальныйны 2014 ел эше нигезендә төрмәгә утыртырга телиләр. Бу эш буенча аңа шартлы төрмә җәзасы бирелгән булган, хәзер исә Җәзаларны гамәлгә ашыру федераль хезмәте (ФСИН) Навальныйны 3,5 елга колониягә җибәрүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Оешма Навальныйның Германиягә китүе шартлы җәза үтәү тәртибен боза дип белдерә.
  • Моннан тыш, декабрь ахырында Тикшерү комитеты Навальныйга каршы яңа эш ачуын белдерде, бу юлы аны Коррупциягә каршы көрәш фонды акчаларын туздыруда гаеплиләр. Әлеге маддә нигезендә аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
XS
SM
MD
LG