АКШ президенты Дональд Трамп 18 гыйнварда Европаның кайбер илләреннән АКШка керүне тыючы карарны гамәлдән чыгарды. Аерым алганда, Шенген зонасы, Британия, Ирландия, Бразилиядән керү рөхсәт ителде. Әлеге илләр белән элемтәне чикләү яңа төр коронавирус инфекциясе таралуны булдырмас өчен кертелгән иде.
Трамп боерыгына ярашлы, 26 гыйнвардан АКШка керүчеләр COVID-19 чире булмавын раслаган белешмә күрсәтергә тиеш була. Шул ук вакытта Кытайдан һәм Ираннан керүгә чикләүләр саклана, чөнки бу илләр сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итүдән баш тартты һәм COVID-19 таралу турында мәгълүмат белән вакытында уртаклашмады диелә боерыкта.
АКШның сайланган президенты, вазифасына 20 гыйнварда керешәчәк Джо Байденның сүзчесе Джен Псаки яңа идарә илгә керү тыючы карарны 26 гыйнвардан гамәлдән чыгарырга җыенмый дип белдерде. Киресенчә, халыкара юл элемтәләрен кырыслатырга ниятләнә, бу COVID-19 таралуын тоткарлау өчен эшләнә дип ассызыклады Псаки.
Төрле илләрдән АКШка керүне чикләүләрне Трамп узган елның башында, Кытайның Уһән шәһәрендә яңа төр коронавирус инфекциясе таралып киткәч кертә башлады. Башта Кытайдан килүләр тыелды, аннары чикләүләр Иранга карата да кертелде. Мартта Трамп Шенген зонасы дәүләтләрендә булып кайткан яки анда яшәүчеләр өчен керүне чикләде. Соңрак бу тыю Ирландия, Британия, Бразилия өчен дә кертелде.
COVID-19 йоктыру очраклары ягыннан АКШ дөньяда беренче урында тора. Бүгенге көндә бу чир 24 миллионнан артык кешегә йоккан, 400 меңнән артык кеше коронавирустан үлгән.