Соңрак авыл халкы бүрәнәдән буралган махсус бина эчендә чишмә суына чумды. Керәшеннәр бу көнне суга чумып үзләренең чистарынуларын һәм бер еллык көч-дәрт алуларын әйтте. Суга чумучылар арасында гаиләләре белән килүчеләр дә, авылның күренекле блогеры да, авыл шурасы рәисе дә, Кукмара районы башлыгы да булды.
Авыл халкы Хач ману көне уңаеннаан оештырылган суга чуму йоласының 3 көн дәвам итәчәген әйтте.
Чура авылында 160 хуҗалык бар, 700 дән артык кеше яши. Балалар бакчасына 30 бала, мәктәптә 130 бала йөри.
Авыл халкы Хач ману көне уңаеннаан оештырылган суга чуму йоласының 3 көн дәвам итәчәген әйтте.
Чура авылында 160 хуҗалык бар, 700 дән артык кеше яши. Балалар бакчасына 30 бала, мәктәптә 130 бала йөри.