Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Петербурда Зәки Вәлиди һәйкәлен алып куюны таләп итә


Зәки Вәлиди.

Галим һәйкәле Русиянең экстремистлыкка каршы тору кануннарына туры килми диелә.

Петербур дәүләт университетына шәһәр прокуратурасыннан Әхмәтзәки Вәлиди Тоган бюстын урнаштырганда җибәрелгән канун бозуларны бетерергә кушып күрсәтмә килгән. Бу хакта Петербур басмалары яза, шулай ук университет сайтында да әлеге темага кагылышлы сорауларга җаваплар бар.

Прокуратура күрсәтмәсендә әйтелгәнчә, университетта тюркологка урын булырга тиеш түгел. Ул, имеш, гитлерчыларга ярдәм иткән.

"Бөек Ватан сугышы елларында милләт нигезендә дәүләт булдыру, бер милләтнең икенчесеннән өстен булу идеяларын тараткан затка, ә бу Русия кануннарына ярашлы җинаять санала, университетта бюст кую, музеен булдыру нацист җинаятьчеләргә ярдәм итүчеләрне геройлаштыру турында сөйли, экстремистик эшчәнлек турындагы кануннарга каршы килә, студентларга негатив тәэсир итә һәм моңа юл куелырга тиеш түгел", диелгән прокуратура күрсәтмәсендә.

Һәйкәлне алып куярга туры киләчәк. Университет ректорының хокукый мәсьәләләр урынбасары Юрий Пенов университет әлеге күрсәтмәне шикаять итәргә җыенмый, ул канун таләп иткәнчә үтәләчәк дип җавап бирде.

Башкорт милли хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе Зәки Вәлиди бюсты Петербур университетының филология факультеты бакчасында 2008 елда барлыкка килә. Аны Башкортстан Көнчыгыш факультетына бүләк итә. Башкорт лидерына университет бакчасына һәйкәл куюның мәгънәсен аңлатуны сорап университет җитәкчелегенә хат язулар күп була. 2019 елда бу хакта беренче курс студентының анасы хат язганнан соң, университет прокуратурадан әлеге мәсьәләдә ярдәм сорый. Әлеге хатын безнең гаилә күпмедер вакыт Башкортстанда яшәде һәм Вәлидинең биографиясен яхшы беләбез дип яза һәм "сепаратизм хәрәкәте идеологына" ни өчен Петербур университетында бюст куелуын аңлатуны сорый.

Дөнья башкортлары корылтае президиумы һәм башкарма комитеты әлеге хәлгә карата борчылуын белдерде һәм Петербур дәүләт университетыннан аңлатма сорап хат җибәргән.

"Петербур дәүләт университеты биләмәсендә урнашҡан бюст Әхмәтзәки Вәлидинең фәнни казанышларын тану йөзеннән куелган һәм аны дөньяның фәнни җәмәгатьчелегендә абруй казанган галим-төркиятче буларак тасвирлый. Шулай ук Вәлиди шәхесенә карата еш яңгыраган гаепләүләр тарихчыларга билгеле булган рәсми кәгазьләр һәм архив материаллары белән нигезләнмәгән. Шул исәптән, Икенче дөнья сугышы архивларында да мондый дәлилләр юк", диелгән корылтай белдерүендә.

Зәки Вәлиди Башкортстанда каһарман дәрәҗәсендә. Аңа Ишембай һәм Сибайда һәйкәлләр куелган. Башкорт активистлары Уфада да Зәки Вәлидигә һәйкәл булдыруны таләп итте. Уфада Милли китапханә аның исемен йөртә. Аның исеме белән үзәк урамнарның берсе аталган. "Вәлидов укулары" уздырыла, аның Көзән авылындагы йорт музее Башкортстанның Милли музее филиалы булып тора.

Әхмәтзәки Вәлиди Тоган – башкорт милли лидеры, дәүләт эшлеклесе, сәясмән, публицист, тарихчы, шәрык галиме-тюрколог, фәлсәфә докторы (1935), профессор, Манчестер университеты мактаулы докторы (1967).

1890 елның 10 декабрендә Уфа губерниясе Көзән авылында туган, 1970 елның 26 июлендә Истанбулда вафат була.

1992 елдан Башкортстанның милли китапханәсе Әхмәтзәки Вәлиди исеме йөртә. Аның исемендәге республика дәүләт премиясе бар. Уфа, Ишембай урамнарына Зәки Вәлиди исеме бирелгән. Күренекле башкорт дәүләт эшлеклесенә һәйкәлләр Петербурда, Ишембайда, Сибайда куелган, Төркиядә аның исемендәге парк бар. Зәки Вәлидинең 120 еллыгы уңаеннан ТЮРКСОЙ оешмасы 2010 елны Әхмәтзәки Вәлиди елы дип игълан итте.

фикерләр (9)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG