Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлфрит Бустанов Мәрҗани институты мөдире урынбасары итеп билгеләнгән


Әлфрит Бустанов.

Бустанов ислам мирасын өйрәнү өлкәсен җитәкләячәк, тарих фәнен популярлаштыру белән шөгыльләнәчәк, грантлар эшчәнлеген алып барачак.

Тарихчы, кулъязмалар белгече, Амстердам университетының ассистент-профессоры Әлфрит Бустанов Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире урынбасары итеп билгеләнгән. Бу хакта институт җитәкчесе Радик Сәлиховка сылтанып Татарстан интернет басмалары хәбәр итә. 33 яшьлек Бустанов ислам мирасын өйрәнү өлкәсен җитәкләячәк, тарих фәнен популярлаштыру белән шөгыльләнәчәк. Моннан тыш аңа институтның проектлары һәм грантлар эшчәнлеге дә йөкләнә.

Әлегә кадәр урынбасар булып эшләүче Илнур Миңнуллин вазифасында кала, Сәлиховның ике урынбасары булачак.

Әлфрит Бустанов Омскида туган, Омски дәүләт университетын һәм Амстердам университетының Көнчышыш Европа тикшеренүләре кафедрасында аспирантура тәмамлый. Амстердамда ул танылган ислам белгече Михаэль Кемперда укый. Шунда ук ук диссертация яклый, тарих буенча PhD дәрәҗәсе ала. Бустанов Коръәннең татарчага тәрҗемәсен чыгарды. Бу тәрҗемәне ул узган гасырда яшәгән имам һәм мөфти Габделбари Исаев кулъязмалары арасыннан табып алган була.

Элегрәк аны Болгар ислам академиясе ректоры вазифасына куялар икән дигән сүзләр дә йөрде.

XS
SM
MD
LG