Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Басылмый яткан Коръән тәрҗемәсенә тап булдык"


Әлфрид Бустанов
Әлфрид Бустанов

Казанда татар яшьләренә Коръәннең татарчага яңа тәрҗемәсе тәкъдим ителде. Әлеге китапны гади халыкка аңлашылырлык итеп, бүгенге татар теленә якынайтып чыгарырга булганнар, чөнки күпләр киң таралган Ногмани тәфсиренең теле авыр булуыннан зарлана.

Август башында Казанда узган Дөнья яшьләре форумында яшь галим, татар кулъязмалары белгече Әлфрид Бустанов Коръәннең татарчага тәрҗемәсен тәкъдим итте. Бу тәрҗемәне ул узган гасырда яшәгән имам һәм мөфти Габделбари Исаев кулъязмалары арасыннан табып алган була. Китапның 500 данәсе форум вакытында биш минут эчендә таралып бетте. Галим ул китапларны махсус бушлай өләште. Азатлык Әлфрид Бустанов белән Коръәннең бу тәрҗемәсенең фәнни кыйммәте, татарларга әһәмияте турында сөйләште.

– Әлфрид, Габделбари Исаев кулъязмаларын кайдан таптыгыз?

– Исаевлар гаиләсендә. Очраклы рәвештә генә без ул гаилә белән күршеләр булып чыктык. Петербурга эшкә килгәч, мин фатир яллап яши башладым, әкренләп күршеләр белән дә таныштым. Исаевлар күрше подъездда яши иде. Татар татарны таный бит, шулай танышып киттек. Танышуыбызның нәтиҗәсе шушы китап булды.

Бу кулъязмаларны безгә Габделбари хәзрәтнең балалары тапшырды һәм без бу язмаларның нечкәлекләрен өйрәндек.

– Татар җәмәгатьчелеге Габделбари​ хәзрәтнең кем икәнен бик белеп тә бетермидер. Сезгә аның тормышы турында ниләр билгеле?

– Габделбари хәзрәт авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, Уфага килә һәм анда данлыклы "Галия" мәдрәсәсендә белем ала. Бу инкыйлаб алдыннан була, ул атаклы галим Зыя Камалидан дин һәм шигърият өйрәнә. Галия мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1920нче елларда, Совет берлеге вакытында имамлык вазифасын ала.

Габделбари хәзрәт имам булып эшли алмый, чөнки илдә вазгыять үзгәрә, дингә каршы хәрәкәтләр башлана, шуңа күрә ул гади эшче булып көн күрә башлый. Уфада йортлар сала. 1930нчы елларда репрессиялар башлангач, Габделбари хәзрәт лагерьгә сөрелә һәм алты ай шунда уздыра. Чыккач та эшләр кая таба барганын сизеп, бөтен гаиләсен алып Урта Азияга китә.

Габделбари Исаев
Габделбари Исаев

Бу хакта ул үзе дә язып калдырган. "Ул вакытта мөфти булып торган Ризаэтдин Фәхретдин безне җыйды да әйтте: "Сез әле яшьләр, алдыгызда зур бурычлар тора, шуңа күрә читкә китеп, анда сакланырга тиешсез”. Алар мөфти сүзен тыңлап читкә чыгып китә.

Сугыш алдыннан Исаевлар гаиләсе кире Уфага кайта. Хәзрәт үзе сугышта катнаша, яралана, медальләр ала. Сугыштан кайтуына илдә дингә карашлар бераз йомшарган була, чөнки Сталин да, совет хөкүмәте дә сугышта динне файдаланырга тырыша. Мөселманнар бу вазгыятьтән файдаланып имамнарны чакыртып мәчетләр ача. Габделбари Исаев та шулар арасында була, ул 1940нчы еллар ахырында Уфаның Зират мәчетендә имам булып эшли башлый. Берничә елдан аны Ленинградка чакыртып алалар. Анда ул Дөнья сугышы камалышы вакытында зур зыян күргән Җәмигъ мәчетен төзекләндереп бер ел эчендә яңадан сафка бастыра. Тагын ун ел чамасы дәвамында әлеге мәчетнең имамы булып хезмәт итә.

Ул вакытта хөкүмәт мәчеттәге җәмгыятьне контроль астында тота. Мәчеткә йөрүчеләрнең һәрбер сүзен яздырып, шулай ук имамның бөтен хаталарын югарыга тапшырып баручылар булган. Габделбари хәзрәт алар белән уртак тел таба алмыйча, мәчеттән китәргә мәҗбүр була. 1974 елда ул вакыттагы мөфти Шакир Хаялетдинов үлеп китә. Шуннан Совет берлеге голамә шурасында кемне мөфти итеп кую турында бәхәс куба. Нәтиҗәдә Габделбари хәзрәтне мөфти итеп сайлап куялар. 1974 елдан 1980 елга кадәр ул Уфада яшәп мөфти булып эшли. 1980нче елларда төрле сәяси сәбәпләр аркасында ул мөфтилектән китәргә мәҗбүр була. Соңыннан кире Ленинградка кайтып 1983 елда шунда вафат була. Аның шактый гына кулъязмалары туганнарында саклана.

– Ә ул кулъязмаларга нәрсәләр керә?

– Габделбари хәзрәт көндәлек рәвештә дини язмалар алып бара, төрле өлкәләрне дини күзлектән карап сурәтли. Бу күзәтүләрен китап итеп туплый. Хәзрәтнең төп мирасы нигездә 1950нче еллардан алып 1980нче елларга кадәр язылган. Шулар арасында ике иң зур хезмәте – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсе һәм мәүзыйгый, ягъни тематик тәрҗемәсе.

Хәзрәт төрле тема белән бәйле аятләрне туплый һәм тәрҗемә итә. Мәсәлән, киемгә кагылышлы аятьләр бар, мөнәсәбәтләр урнаштыру, эш белән бәйле аятьләрне тәрҗемә итә. Аның вәгазьләр китабын туплап чыгарырга да теләге була. Хәзрәтнең күп кенә автобиографик шигырьләре дә калган. Ул көн саен үз тормышын шигъри юлларга салып язып барган. Шушы мирас, язмалар, Аллага шөкер, безнең көнгә хәтле килеп җитте. Хәзер без аларны әкренләп басмага әзерлибез. Бу хезмәтләр хәзерге мөселманнарга, татарларга файдалы булыр дип өметләнәбез.

Габделбари Исаев
Габделбари Исаев

Габделбари хәзрәт хезмәтләрен үз вакытында чыгара алмаган. Ул мөфти буларак язган күпсанлы китапларын хөкүмәткә тапшырып, хөкүмәт аша таратырга өметләнгән. Шул максат белән бу Коръән китабы тәрҗемәсен дә кирилл хәрефләре белән язган. Гадәттә аның хезмәтләре гарәп хәрефләре белән язылган.

Совет чорында бер китап та бастырылмый

"Яшьләр хәзерге вакытта гарәп хәрефләрен танымый, шуңа күрә мин рус хәрефләре белән язам", дигән ул бу хезмәте турында.

Әлбәттә, 80нче елларда хөкүмәт бу эшләрне таратмый гына түгел, хәтта моңа юл куймый, ул вакытта бер китап та бастырылмый.

Безнең бурычыбыз – шушы китапларны хәзерге вакытта ничек булса да берәм-берәм чыгарып бетерергә. Шушы хәзинәне халыкка җиткерү мөһим, чөнки без аларга мохтаҗ.

– Ни өчен?

– Хәзерге вакытта иң күп кулланыла торган татарчага тәрҗемә ителгән Коръән тәфсире ул – Ногмани тәфсире. Ул 1840нчы елларда чыгарылган китап, аның теле искергән. Текстларын һәм мәгънәсен аңлау авыр.

XX гасыр башында Коръән тәрҗемәләре күпләп эшләнергә, дөнья күрергә тиеш иде. Ул вакытта берничә остаз, татар галимнәре Коръән тәрҗемәләрен чыгару өстендә эшләгән, алар арасында Муса Бигиев, Иманкули, Зыя Камали һәм башка галимнәр була. XX гасыр – ул Коръән гасыры. Шушы кешеләр Коръән китабын тәрҗемә итәргә тырышалар. Габделбари хәзрәт тә шушы тырышучыларның берсе була.

Габделбари Исаев (1907-1983)
Габделбари Исаев (1907-1983)

Әлбәттә, хәзерге көндә төрле тәрҗемәләр, татар телендә тәфсирләр бар. Аларның кайберләре рус, кайберләре төрек теленнән тәрҗемә ителгән. Сыйфаты да типографик ягыннан да, шәригать ягыннан да төрлечә. Монысы инде дин галиме тарафыннан татар теленә гарәп теленнән турыдан-туры тәрҗемә ителгән китап.

​Бер яктан, без бу китапны фәнни китап итеп тәкъдим итмәкче булдык, чөнки бу тәрҗемә үз мохитендә туган, махсус тел контекстында, махсус сәяси даирәләрдә ясалган. Бу үзенчәлекләрне башта калдырырга һәм сакларга тырышкан идек. Икенче яктан, без шуңа килеп терәлдек: әгәр дә без фән күзлегеннән ничек бар, шулай калдырган булсак, ул гади һәм киң җәмәгатьчелеккә укырга бик авыр булыр иде. Анда төрле сылтамалар куярга туры килер иде. Шуңа күрә, җаваплылык алып, фәнни яктан кызыклы әйберләрне калдырып, шул үк вакытта гади халыкка аңлашылырлык итеп, бүгенге татар теленә якынайтып чыгарырга булдык. Бик сирәк очракларда гына сылтамалар куелды. Минемчә, халыкка файдалы китап булса, аның куллану даирәсе киңәячәк. Шундый өметтә калабыз.

Бу китап Петербурдагы Европа университетының исламны өйрәнү проекты кысаларында чыгарылды. Беренче басманың тиражы бер мең данә иде. Аның 500е Татар яшьләре форумында биш минут эчендә таралды, калган 500ен Печән базарында тараттык.

Печән базарында кешеләр Коръән китабын ала
Печән базарында кешеләр Коръән китабын ала

– Габделбари хәзрәт шигъри юллар белән яза торган булган дип әйттең. Коръән Кәрим дә шигырь рәвешендә язылганмы?

– Юк. Аның системы катлаулы. Беренчедән, бу тәрҗемәнең соңгы варианты кызганычка каршы безнең кулыбызда юк. Безгә килеп эләккән вариантын ул үләр алдыннан кызына биреп калдырган була. Һәм анда кайбер редактура билгеләре бар. Без хәзрәт кулъязманың ахыргы вариантын хөкүмәткә тапшырган булгандыр дип уйлыйбыз. Габделбари хәзрәт Коръән хафизы буларак бер көн эчендә Коръәнне яттан укып чыга ала торган була. Аның татар мәкаме белән Коръән укуы аудиокассеталарда язылып калган.

– Ул кассеталар да сакланганмы?

– Әйе, сакланган. Безнең икенче максатыбыз – шушы аудиоларны чыгарыру. Ул аудиокитапның 70 проценты инде әзер.

Алга таба без аның тематик Коръән тәрҗемәсен һәм искиткеч бай шигъри мирасын чыгарырга хыялланабыз. Аның татар-мөселманнарының шәхсиятен яктырта торган сүзләре, стиле искитмәле!

– Моның өчен күпме акча кирәк?

– Гомумән, бу китап дөнья күрсен өчен бер миллион сум акча китте. Өч мөхәррир ялладык, беренчесе дин ягыннан тикшерде, ике мөхәррир – тел ягыннан. Без бу хезмәттә һәрнәрсә үз урынында булсын дип тырыштык. Бу безнең өчен бик мөһим иде. Без аны мөмкин кадәр камил рәвештә чыгарырга тырыштык. Әлбәттә, монда да хаталар очрый, алга таба, киләсе басмаларда без бу төгәлсезлекләрдән арынырга тырышырбыз.

Ульян өлкәсендә яшәүче бер эшмәкәр сәдака итеп безгә 300 мең сум бирде

Без барыбыз да шундый китапларга мохтаҗ. Әгәр дә киң җәмәгатьчелектә шушы китапка ихтыяҗ булса, алга таба да аны яңадан бастырып, хаталарын төзәтеп чыгарасы иде. Икенче басмага килгәндә, безнең кардәшебез, Ульян өлкәсендә яшәүче бер эшмәкәр сәдака итеп безгә 500 мең сум бирде.

– Моңарчы да Коръәннең татарчага тәрҗемәләре бар иде. Монысы нәрсәсе белән аерыла?

– Бу Коръән Кәрим гарәп теленнән татар теленә туры тәрҗемә ителгән һәм бу – дин галиме тарафыннан ясалган тәрҗемә. Ул гомерен Коръәнгә, дингә багышлаган шәхес. Безгә шуның белән кадерле һәм әһәмиятле. XX гасыр башында Коръәнне татарчага тәрҗемә итү эше башлана, әйткәнемчә, бу юнәлештә күп кенә галимнәр көч куя, әмма, кызганычка каршы, алар әзерләгән тәрҗемәләрнең берсе дә дөнья күрми.

Бу тәрҗемәнең ике әһәмияте бар. Беренчедән, фән күзлегеннән әһәмияте – бу совет чорында тәрҗемә ителгән хезмәт. Икенче яктан – бу һәрбер мөселман кешесенә Коръәннең мәгънәләрен тирәнтен өйрәнер өчен бер корал.

– Татарстан мөфтиятенә мөрәҗәгать итеп ярдәм сорадыгызмы?

– Без мөфтияттән рөхсәт алырга тырыштык. Рәсми рәвештә алар тарафыннан бу басма хупланды, аның үз номеры, билгесе бар.

XS
SM
MD
LG