Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады


Онлайн-мәдрәсә тулысынча татар телендә һәм ул түләүсез. Аны "ышанычлы мәгълүмат бирүче" проект дип атадылар.

20 гыйнвардан ислам дине нигезләрен татар телендә онлайн рәвештә мәдрәсәдә өйрәнеп була. Татарстан мөфтияте булдырган әлеге онлайн-мәдрәсә проекты турында чәршәмбе матбугат очрашуында сөйләделәр. Әлеге проект туган телне саклап, милли гореф-гадәтләрне өйрәнүгә юнәлтелгән диелде.

Онлайн-мәдрәсәдә җиде дисциплина өйрәтелә: ислам хокукы (фикъһ), гакыйдә, Коръән һәм тәфсир, ислам әхлагы, гарәп теле һәм тәҗвид, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы һәм татарларда ислам тарихы. Һәрберсе 15 минут дәвамында барлыгы 124 дәрес. Һәр дәрестән соң тест узып кына икенче дәрескә күчү мөмкин. Уку програмын узганнан соң таныклык бирелә.

Казанда онлайн-мәдрәсә тәкъдим ителде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:21 0:00

Уку түләүсез, теркәлергә генә кирәк. Онлайн-мәдрәсә medrese.tatar адресында урнашкан белем бирү платформасында эшли. Мәдрәсәдә шулай ук iOS һәм Android смартфоннары өчен эшләнгән махсус әсбап аша кереп тә укып була. "Татар мәдрәсәсе" дип исемләнгән кушымтаны Play Маркет һәм App Store аша бушлай йөкләү мөмкин.

"Онлайн-мәдрәсә тулаем татар телендә. Чит төбәктә, чит илдә яшәүче милләттәшләребез әлеге мәдрәсәгә кереп туган телебездә динне өйрәнә ала. Бу проектны булдыруның төп максатларының берсе — пандемия шартларында да белем алу мөмкинлеген тудыру. Хәзерге заманда күрәбез, балаларыбыз гел смартфоннарда утыра, шул сәбәпле без дә замана белән бергә атлап, үсеп килүче буын өчен дөрес һәм ышанычлы мәгълүмат бирә торган проектлар оештырырга тиешбез. Бу бик тә мөһим", дип сөйләде Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин.

Видео, аудио һәм язма рәвештә әзерләнгән дәресләр "Хозур" нәшрият йортында тормышка ашырылган. "Хозур" нәшрият йорты мөдире Ришат Хәмидуллин җиткергәнчә, мондый проектларга ихтыяҗ шактый зур.

Күбесенә исламны ничек кабул итү, тәһарәтне дөрес алу, намаз укырга өйрәнү кебек сораулар кызык

"Республикада мәчет каршында курслар эшләп килә, ләкин, кызганыч, башка төбәкләрдә андый курслар юк. Моңа кагылышлы бик күп сораулар, мөрәҗәгатьләр килә иде. Бу онлайн-мәдрәсә әлеге проблемны чишәргә ярдәм итә. Моннан тыш, кешеләргә бүгенге көндә авыр, катлаулы темалар кызык түгеллеге аңлашыла. Күбесенә исламны ничек кабул итү, тәһарәтне дөрес алу, намаз укырга өйрәнү кебек сораулар кызык. Аларга булган барлык мәсьәләләрне гади итеп аңлату кирәк. Дәресләр төзегәндә моны да күз алдында тоттык", диде Хәмидуллин.

Онлайн-мәдрәсәдә бирелгән лекция, дәресләрнең эчтәлеге Татарстанның диния нәзарәте методистлары тарафыннан төзелгән һәм төп методик әсбап булып "Ислам дине нигезләре" китабы тора. Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ Мөхәммәтшин сүзләренчә, татар телле онлайн-мәдрәсәдә бирелгән белем бирү методикасы күп еллар дәвамында Диния нәзарәте тарафыннан тупланып килгән материалга таянып әзерләнгән:

Материал үзебезнең тарафтан күп еллар дәвамында тупланган

"Бүгенге көнгә кадәр татар телле онлайн-мәдрәсәләр юк иде. Башка телле онлайн-мәдрәсәләр интернет киңлегендә шактый. Алар сезгә Африкадагы берәр Сенегал кебек илгә 200 доллар күчерегез дә укыгыз, соңыннан без сезгә диплом җибәрербез, дип әйтә. Шундый форматта эшләгән мәдрәсәләр гадәттә төрле җирдән төрле мәгълүмат туплап эш алып бара. Ә безнең татар телле онлайн-мәдрәсәдә бирелгән материал үзебезнең тарафтан күп еллар дәвамында тупланган", диде Мөхәммәтшин.

* * *

Соңгы елларда Әлмәт, Алабуга шәһәрләрендә мөселман балалары өчен хосусый мәктәпләр ачылды. Казанда да мондый мәктәпне булдыру идеясе бар иде, ләкин әлегә бу тормышка ашмады. Мөселман мәктәбенә Нокса авышлыгы урамында җир бүлеп бирелүе турында хәбәр дә чыккан иде, әмма эшләр һаман да башланмаган. Азатлыкның әлеге мәктәпнең язмышы турындагы соравына Камил Сәмигуллин тиздән әлеге мәсьәлә хәл ителер, мәктәп Казан үзәгендә төзелергә тиеш дип җаваплады.

"Нокса авышлыгы урамында берничә ачык тыңлаулар узарга кирәк, халык каршы чыккан очраклар да бар. Шул сәбәпле, әлеге урыннан ваз кичтек, хәзерге көндә үзәккә якынрак булган җирне карыйбыз. Казанда булгач, ул мәктәп зур булырга тиеш, Алабуга, Әлмәттәге кебек кечкенә бина итеп булмый. Шуңа күрә дә төрле факторларны күздә тотабыз, монда үзәккә якын булуы, транспорт белән уңай йөрү мөмкинлеге дә мөһим, чөнки шәһәр читендә ачсак, ул да ата-аналар, укучылар өчен проблемга әвереләчәк. Тиздән бу мәсьәләне хәл итәрбез, дип ышанабыз, чөнки бу иң актуаль мәсьәләләрнең берсе бүгенге көндә", диде Сәмигуллин.

XS
SM
MD
LG