Accessibility links

АКШ президенты Джо Байден дистәдән артык фәрман имзалады


Джо Байден.
Джо Байден.

Беренче карарларында ук яңа президент Мексика белән АКШ арасында дивар коруны туктатты һәм мөселманнар яшәүче алты илдән керүне тыюны гамәлдән чыгарды.

Чәршәмбедә Джо Байден Кушма Штатлар президенты вазифасында беренче карарларының берсе буларак, 17 күрсәтмә һәм президент фәрманнарын имзалады. Шулар аркылы ул үзеннән алда җитәкчелек иткән Дональд Трампның берничә иң әһәмиятле карарын гамәлдән чыгарды.

Президент Байден Мексика белән АКШ арасында чиктә дивар коруны тыйды. Шулай ук ул халкының күпчелеге мөселманнар булган алты илдән АКШка килүне тыйган карарны да гамәлдән чыгарды. Моннан тыш, яңа президент Keystone нефть үткәргечен тыюны яңадан кайтарды, АКШның Дөнья сәламәтлек саклау оешмасында әгъзалыгын кире кайтарырга һәм климат үзгәрүе турында Париж килешүенә кире кайтырга ниятләвен белдерде.

Байденның берничә күрсәтмәсе коронавирус пандемиясе белән көрәшкә кагыла. Ул бөтен дәүләт оешмаларында битлек киюне гамәлгә кертте, федераль хезмәтләргә фатир арендасын түләмәгән өчен фатирдан чыгаруны тыюны, шулай ук федераль хөкүмәт гарантияләгән студент кредитларын түләүне озайтырга тәкъдим итте.

Джо Байден Трампның әйләнә-тирә мохитны саклау турында карарларын тикшереп, бәя бирүне йөкләде. Ул һавага күмер кислотасы чыгаруга кырыс таләпләрне кире кайтарырга ниятли, Трамп үз вакытында аларны йомшарткан иде. Байденның карарлары арасында федераль идарәләргә үз эшчәнлекләрендә расалар арасында тигезлеккә өстенлек бирү таләбе дә бар.

Байден киңәшчеләре ассызыклаганча, президент вазифасына керешкән мәлләрдә ул президент фәрманнарына басым ясарга җыена, шул рәвешле, сайлау алдыннан биргән вәгъдәләрен мөмкин кадәр тизрәк үти башларга тели. Республикан канун чыгаручылар Байденның тәкъдимнәре Конгресста зур каршылыкка очраячагын хәзердән үк әйтә. Алар, мәсәлән, яңа президентның канунсыз мигрантларны АКШта сигез ел яшәгәч легальләштерүне күздә тоткан иммиграция реформасына каршы чыгачак диелә.

Чәршәмбе кич Сенат Джо Байден хөкүмәтенең беренче әгъзасын раслады. Илкүләм күзләү мөдире итеп Аврил Хейнс билгеләнде. Хейнс бу вазифада беренче хатын-кыз булды. Аның намзәтен Байден 2020 елның ноябрендә, АКШ президенты сайлаулавында җиңеп чыкканнан соң тәкъдим итте.

20 гыйнвар Вашингтонда Джо Байден инаугурациясе узды. Үзенең чыгышында ул илне бердәмлеккә чакырды. "Демократияне сакларга һәм якларга кирәк. Тарих аерым бер кешедән тормый, ә барыбыздан да тора. Без – бөек ил, без яхшы кешеләр" дип чыгыш ясады Кушма Штатларның 46нчы президенты.

XS
SM
MD
LG