Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джо Байден АКШ президенты вазифасына кереште


20 гыйнвар Вашингтонда АКШның 46нчы президенты Джо Байден инаугурациясе узды.

Джо Байден Капитолий бинасы янында Конституциягә һәм илгә тугры калу турында ант итте.

Камала Харрис вице-президент эшенә керешер алдыннан шулай ук ант бирде. Ул Америка тарихында беренче хатын-кыз вице-президент.

Үзенең чыгышында Джо Байден илне бердәмлеккә чакырды һәм барлык американнар өчен – сайлауларда аны яклап тавыш биргәннәр һәм аңа каршы тавыш биргәннәр өчен дә президент булырга вәгъдә итте. "Без бер-беребезгә көндәшләр буларак түгел, күршеләр кебек карарга тиеш. Алга алып баручы юл – ул бердәмлек. Без бергә гамәл кылсак, беркайчан да уңышсызлыкка очрамабыз" дип ассызыклады Байден.

Ил алдында торган чишелергә тиешле төп проблемнар арасында ул күп гомерләрне өзгән коронавирус китергән зыянны, эчке террорчылык проблемнарын һәм ак тәнлеләр расасы идеологиясе ныгуы проблемын атады. Президент сайлаудан соң булган вакыйгаларга, Капитолийдагы чуалышларга бәя биреп, демократия нигезләрен җимерергә юнәлтелгән вакыйгалар аның бер үк вакытта кыйммәтен дә, уалучанлыгын да күрсәтте диде Байден. Аның сүзләренчә, демократияне сакларга һәм якларга кирәк. "Тарих аерым бер кешедән тормый, ә барыбыздан да тора. Без – бөек ил, без яхшы кешеләр" дип ассызыклады Кушма Штатларның 46нчы президенты.

Инаугурация көчәйтелгән иминлек чаралары шартларында узды. Быел яңа президент хөрмәтенә оештырыла торган гадәти парад узмады. Капитолий калкулыгына гади кешеләрне дә кертмәделәр, анда канун чыгаручылар белән аларның кунаклары гына булды.

Инаугурация тантанасында гадәттә АКШның элекке президентлары һәм ким дигәндә моңарчы бу вазифаны үтәгән президент катнаша иде. Ләкин Дональд Трамп Демократлар фиркасе вәкиле Джо Байденның ноябрьдә узган сайлауларда җиңүен танудан баш тартты. Ул шулай ук яңа президентның инаугурациясе тантанасында катнашырга да теләмәде. 20 гыйнвар иртәсендә ул Флоридадагы утарына кайтып китте. Трамп урынына тантанада Трамп вакытында вице-президент булып торган Майк Пенс һәм берничә элекке президент: Билл Клинтон һәм аның хатыны Һиллари, Барак Обама һәм аның хатыны Мишель һәм аларның кызлары, Джордж Буш һәм аның хатыны Лора катнашты. Тантанада шулай ук Байденның улы Һантер да булды.

78 яшьлек Джо Байден Америка президенты вазифасын биләгән иң өлкән сәясәтче булып тора. Сәясәткә ул 29 яшендә Делавэр штатыннан сенатор булып сайланганнан соң килә. Аның беренче хатыны һәм кызы юл казасында һәлак була. Әлеге вакыйгадан соң биш ел узгач, ул инглиз теле укытучысы Джилл Трейси Якобска өйләнә. Аларның өч балалары туа. Бер улы 2015 елда баш миендәге яман шештән үлә.

Белгечләр Байденның Русиягә карата риторикасы кырыс булачагын фаразлый. Ул Русиядә кеше хокуклары мәсьәләсенә күбрәк игътибар итәчәк, "Магнитский исемлеге" киңәергә мөмкин, яки "Навальный исемлеге" кебек яңа карарлар кабул ителергә мөмкин диелә. Украина, Грузия кебек илләргә ярдәм артачак, Байден беларус оппозициясен дә хуплаячак дип фаразлый белгечләр.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG