Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден инаугурациясе: 5 кызыклы факт


20 гыйнвар Вашингтонда Джо Байден АКШ президенты вазифасына керешә. Күпләр бу үзгәрештән соң илдә соңгы айларда булган авыр вакыйгалар артта калыр дип өметләнә. Азатлык быелгы инаугурация турында 5 кызыклы факт тәкъдим итә.

1. Көчәйтелгән иминлек чаралары

6 гыйнвар көнне Трамп тарафдарлары Капитолийга бәреп кергәннән соң, АКШта иминлек чаралары нык көчәйтелде. Барлык 50 штат һәм Колумбия бүлгесе югары әзерлек хәлендә, Вашингтонга 25 меңләп Милли гвардия гаскәрие китерелде, аларның күпчелеге шәһәрне инде атна буе саклый.

АКШ башкаласы мондый саклык чараларын инде күптәннән күрмәгән: Милли аллея тулысынча ябык, Ак йорт һәм Капитолий тирәсендә күп урынга үтеп булмый, җәмәгать транспорты йөреше чикләнгән.

FBI илдә протестлар һәм көч куллану ихтималы турында кисәтте. Үтә уңчылар форумнарында 20 гыйнвар көнне йөрешләр оештыруга өндәүләр бар, кайберәүләр хәтта корал тотып чыгарга тәкъдим итә (АКШта һәр теләгән кешенең коралы була ала).

Саклану чаралары барлык диярлек штатларда күрелә, әйтик Мэриленд, Нью-Мексико һәм Юта губернаторлары гадәттән тыш хәл кертте. Калифорния, Пенсильвания, Мичиган, Вирджиния, Висконсин кебек штатларда Милли гвардия югары әзерлек хәленә китерелде, Техаста җирле Капитолий бинасы вакытлыча ябылды. Кайбер штатларда хәтта хакимият биналары тәрәзәләрен томалап куйганнар.

Капитолий каршында Милли гвардия гаскәриләре
Капитолий каршында Милли гвардия гаскәриләре

2. Иң өлкән президент һәм беренче хатын-кыз вице-президент

Джо Байден президентлыкка киеренке вакытта керешә, ләкин тарихка ул моның белән генә түгел, яше белән дә кереп калачак. Берничә ай элек аңа 78 яшь тулды, ул ил тарихында иң өлкән президент була. Моңарчы ул исемне Дональд Трамп йөртә иде, ул вазифага 70 яшендә керешкән иде.

Байденның яше президентлык көрәше вакытында аның иң зәгыйфь урыннарның берсе иде, президентлыкка демократ намзәтләр дә, Трамп та моңа даими игътибар итеп килде.

Байденның вице-президенты да аерылып тора: АКШ тарихында беренче тапкыр бу вазифаны хатын-кыз башкарачак. 56 яшьлек Камала Һаррис хәзер иң йогынтылы американ ханымы, Байден белән берәр ни булса, аның урынына ул калачак. Һаррис тарихка шулай ук беренче "төсле" вице-президент булып керәчәк, аның әтисе чыгышы белән Ямайкадан, әнисе – Һиндстаннан. Әйтергә кирәк, Һаррисны Байденның тулы тарафдары дип атап булмый, күп кенә мәсьәләдә аларның карашлары аерыла, демократик праймериз вакытында ул Байденны нык тәнкыйтьләве белән истә калды.

3. Онлайн-инаугурация

Соңгы тантаналардан аермалы буларак, быелгы инаугурациядә күп кеше катнашмаячак. Сәбәпләре – югарыда телгә алынган иминлек чаралары һәм, аннан да бигрәк, коронавирус пандемиясе. 46нчы АКШ президентының ант бирү тантанасы форматы белән дә, катнашучылар саны белән дә чикле булачак.

Урындыклар социаль дистанцияне исәпкә алып куелган
Урындыклар социаль дистанцияне исәпкә алып куелган

Төп үзенчәлек: быел яңа президент хөрмәтенә оештырыла торган гадәти парад узмаячак. Капитолий калкулыгына гади кешеләрне дә көтмиләр, анда канун чыгаручылар белән аларның кунаклары гына булачак. АКШ ватандашларына тантананы онлайн форматта карарга тәкъдим итәләр. Коронавирус таралуына юл куймас өчен кунакларның барысы да битлекләр кияргә һәм социаль дистанция сакларга тиеш булачак.

Мондый чикләүләр ихтимал керемне киметә, гадәттә, VIP-кунакларга билетлар сатыла. Сүз уңаеннан, Трампның инаугурация комитеты 2016 елда рекордлы 90 миллион доллар казанган, Барак Обама исә VIP-кунаклардан $53 млн (2009) һәм $44 млн (2013) "җыя" алган иде. Шулай да, Байденның инаугурация комитеты да күпмедер акча җыя алачак дип көтелә.

4. Трамп тантанада катнашмый

АКШ президенты вазифасыннан китүче Дональд Трамп Вашингтоннан 20 гыйнвар иртәсендә үк китүен белдерде. Аңа якын чыганаклар моны Трампның башкаладан экс-президент буларак китәргә һәм Байденнан президент очкычын кулланырга рөхсәт сорарга теләмәве белән аңлата. Кайбер медиа чаралары язуынча, президент такымы Трампны инаугурациядә катнашырга үгетләгән, ләкин ул баш тарткан. Ул Ак йорттан боралак белән очып китәргә һәм мәртәбәле каравыл тарафыннан озатылырга теләгән, ди чыганаклар.

Трамп яңа президент инаугурациясендә булмаячагын берничә атна алдан хәбәр итте. Бу 1869 елдан бирле беренче шундый очрак. Ул чакта президент Улисс Грант тантанасында элекке президент Эндрю Джонсон булмаган (ул импичмент белдерелгән беренче АКШ президенты булган). Аңа кадәр АКШ тарихында берничә генә шундый очрак булган.

Трамп атом коралын активлаштыручы җиһазын үзе белән алып китәчәк. CNN хәбәренә күрә, Байденга яңа җиһаз тапшырылачак, Трампта булган кодлар исә гамәлдән чыгачак. Трамп Вашингтоннан үзенең Флорида утырмасына юл алыр дип көтелә.

Трамп инаугурациясе, 2017 ел
Трамп инаугурациясе, 2017 ел

5. Мәдәни програм: Lady Gaga һәм Дженнифер Лопес

Быел парад үткәрелмәсә дә, халык тамашасыз калмаячак. Инаугурациядә җырчы Lady Gaga АКШ гимнын башкарачак, Дженнифер Лопес та җырлаячак, дип хәбәр итте инаугурация комитеты. Моннан тыш тантанадан соң туры эфирда "Бәйрәм итүче Америка" (Celebrating America) дигән тамаша күрсәтеләчәк, аны танылган актер Том Хэнкс алып барачак. Тамашада танылган кешеләр һәм җырчылар чыгыш ясаячак, алар арасында Деми Ловато, Джастин Тимберлейк, Джон Бон Джови кебек башкаручылар бар.

Комитет башлыгы Тони Аллен сүзләренчә, быелгы тантанда катнашучылар АКШның төрлелеген чагылдыра, чарага төрле милләт һәм раса вәкилләре чакырылган.

Гадәти узмаган өч инаугурация

  • 1829 елда Эндрю Джексон вазифасына керешкәндә ант итүдән соң 20 меңлек тарафдарлар төркемен Ак йортка бәйрәм итәргә чакырган. Бәйрәм ватылган җиһазлар һәм тәрәзәләр белән тәмамланган. Джексон үзе хаостан тәрәзәдән сикереп качып киткән.
  • 1841 елда Уильям Һаррисон ант иткәндә, бик салкын булган. Шуңа карамастан, президент җылы киемнән баш тарткан һәм Ак йортка атка атланып кайтырга булган. Аның анты тарихта иң озыны санала, ул аны ике сәгать чамасы укыган. Президентлыгы исә иң кыска булган, Һаррисон ​вазифасына керешеп 31 көн узгач пневмониядән вафат булган.
  • Джон Кеннеди инаугурациясендә дә (1961) кызыклы вакыйгалар булган. Башта вице-президент Линдон Джонсон ант сүзләрен бутаган, аннары подиумда кечкенә янгын чыккан. Шагыйрь Роберт Фрост шигырен укый алмый интеккән, ахыр чиктә яттан белгән башка шигырьне укыган.

XS
SM
MD
LG