Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтаховка гаепләүләр ОБСЕ бюросында борчу тудыра


Азат Мифтахов һәм адвокат Светлана Сидоркина мәхкәмәдә
Азат Мифтахов һәм адвокат Светлана Сидоркина мәхкәмәдә

Бу турыда ОБСЕның демократия институтлары һәм кеше хокуклары бюросы вәкиле белдерде.

Русиядә хулиганлыкта гаепләнеп, алты ел төрмәгә утыртылган Азат Мифтаховка карата гаепләүләр Европа иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) демократия институтлары һәм кеше хокуклары Бюросында борчу тудыра. Бу хакта Idel.Реалиигә бюро вәкиле Катя Андруш белдергән.

"Бу эш турында без ишетеп килгән гаепләүләр, шиксез, борчу тудыра, һәм без аның алга таба ничек булачагын игътибар белән күзәтәбез. Бюро 57 илдә кеше хокуклары вазгыятен даими күзәтеп бара һәм еш кына аерым дәүләтләргә сораулар куя" дигән Андруш.

Аннан алда Европа берлегендә дә Азат Мифтахов эшен "игътибар белән" күзәтеп баруларын әйткәннәр иде.

18 гыйнвар Мәскәүнең Головино мәхкәмәсе математик Азат Мифтаховны 2018 елның гыйнварында "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепле дип тапты.

Мәхкәмә Азат Мифтахов, Елена Горбань һәм Андрей Ейкинны сәяси нәфрәт мотивлары белән хулиганлык кылган дип таныды. Әлеге өчлек "Народная самооборона" төркемендә катнашкан, сүз куешып план төзегән, "тәрәзә ватар өчен" махсус предмет һәм фаер тапкан диелә хөкем карарында. Горбань — дүрт, Ейкин ике елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде.

Азат Мифтахов гаебен танымады. Ул "Народная самооборона" оешмасы активисты түгелмен, "Бердәм Русиягә" карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым диде.

Гаепләү ягы китергән шаһитларның берничәсе яшерен шаһит иде.

Мәхкәмә утырышы вакытында активистларны яклап мәхкәмә бинасы каршына 150ләп кеше җыелды. Моннан тыш, Түбән Новгород, Ижевски, Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә Азат Мифтаховка теләктәшлек күрсәтеп акцияләр узды.

Азат Мифтаховны яклап интернетта петиция чыкты, бүгенге көндә аны 80 меңнән артык кеше имзалаган.

XS
SM
MD
LG