Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтахов алты елга ирегеннән мәхрүм ителде


Азат Мифтахов мәхкәмәдә.
Азат Мифтахов мәхкәмәдә.

Мәхкәмә Азат Мифтаховны һәм тагын ике активистны сәяси нәфрәт мотивлары белән хулиганлык кылган дип таныды.

18 гыйнварда Мәскәүнең Головинский районы мәхкәмәсендә математик Азат Мифтаховка хөкем карары чыгарылды. "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп, "хулиганлык" маддәсе нигезендә хөкем ителгән Мифтаховка алты ел колония җәзасы бирелде.

Әлеге маддә нигезендә шулай ук Елена Горбань һәм Андрей Ейкин гаепләнде. Горбань — дүрт, Ейкин ике елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде.

Мәхкәмә аларның өчесе дә сәяси нәфрәт мотивлары белән хулиганлык кылган дип таныды. Атап алганда, әлеге өчлек "Народная самооборона" төркемендә катнашкан, сүз куешып план төзегән, "тәрәзә ватар өчен" махсус предмет һәм фаер тапкан диде хөкемдар.

Азат Мифтахов гаебен танымады. Ул "Народная самооборона" оешмасы активисты түгелмен, "Бердәм Русиягә" карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым диде.

Хөкемдар шаһитлар күрсәтмәләрен укыды. Аларның берничәсе яшерен шаһит иде.

Мәхкәмә бинасы каршына активистларны яклап 150ләп кеше җыелды. Утырышка гаепләнелүчеләрнең туганнары һәм аккредитация узган журналистлар кертелде. Утырыш барышында "Протестный МГУ" Telegram-каналы авторы, студент Дмитрий Иванов һәм Pussy Riot төркеме әгъзасы Рита Флорес тоткарланды. Шулай ук активистлар Дмитрий Горностаев, Никита Зайцев, Эмиль Юнысов һәм журналист Марат Вахитовның тоткарлануы билгеле.

Азат Мифтаховка хөкем карары 11 гыйнвар игълан ителергә тиеш иде. Әмма ул булмый калды. Хөкемдар килмәде, сәбәпләр аңлатылмады. Азатка теләктәшлек күрсәтергә килгән 200ләп кеше, Түбән Камадан килгән әнисе Гөлнур Хөсәенова да кире кайтып китте. Хөкем карары бер атнадан чыгарылачак диелде.

Хөкем карары алдыннан Русия федераль каналлары Азатны пычрату кампаниясе башлады. Аны шартлаткыч әзерләүче, җәмгыятькә куркыныч тудыручы анархист итеп күрсәтүче сюжетлар чыкты. Моннан чыгып белгечләр Азатка кырыс хөкем чыгарылачак дип фаразлады.

Азат Мифтаховны яклаучы адвокат Светлана Сидоркина да Азатлыкка могҗиза көтәсе юк, федераль каналларда мондый сюжетларның чыгуы - тискәре сигнал, диде.

23 декабрь мәхкәмә утырышында гаепләү ягы Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итүне сорады. Гаепләү ягы шулай ук Азатның җәмгыять өчен куркыныч булуын, сак астында аз вакыт утыруын әйтте.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

XS
SM
MD
LG