Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Улымны иректә күрәсем килә". Азат Мифтаховка хөкем чыгару 18 гыйнварга күчерелде


Азат Мифтахов мәхкәмәдә.
Азат Мифтахов мәхкәмәдә.

Күчерүнең сәбәпләре әйтелмәде.

Мәскәүдә "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнгән математик Азат Мифтаховка хөкем карары чыгару утырышы 18 гыйнварга күчерелде. Күчерүнең сәбәпләрен әйтмәделәр.

Азатның әнисе Гөлнур Хөсәенова сүзләренчә, хөкемдарны башка мәхкәмәдә дигәннәр. "Ә без? Мин бит Татарстаннан ук килдем, эшемнән берничә кеше белән сөйләшеп, килешеп... Адвокатлар, дистәләгән кешеләр урамда басып тора. Барыбыз да килдек, ә утырышны күчерәләр. Аңлатмыйлар. Мин бит күрше авылдан килмим. Азат күрше бүлмәдә генә утыра, ә аны күрә алмыйм. Ярамый диләр. Рөхсәтне хөкемдар бирә, ә ул юк.

Гөлнур Хөсәенова: Азат Мифтаховны яклаучылар бик күп җыелган иде
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:56 0:00

Арыдым. Мондый мөнәсәбәттән арыдым. Улымны иректә күрәсем килә. 18 гыйнварга күчерделәр, анда да киләм. Хәзер ул көнне буш итәр өчен көне-төне эшләргә туры киләчәк", дип сөйләде Азатлыкка Гөлнур ханым.

Хөкем карары 11 гыйнвардагы утырышта чыгар дип көтелгән иде. Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе янына берничә дистә кеше җыелды. Шулай ук күп кенә полиция хезмәткәрләре бар. Мәхкәмә бинасыннан ерак түгел автозак тора.

Тоткарланучылар да бар. ОВД-Инфо сайты һәм DOXA телеграм-каналы мәгълүматларынча, "Вестник Бури Originals" хәбәрчесе Кирилл Украинцев, "Мәскәү эше"нең элекке фигурантлары Влад Барабанов һәм Самариддин Раджабов, "Протестный МГУ" телеграм-каналы авторы Дмитрий Иванов, активистлар Светлана Новоселова, Владимир Василенко һәм Матвей Александров тоткарланган.

Узган утырышта Мифтаховка теләктәшлек белдерергә килгән 20ләп кеше тоткарланган иде. Ул көнне Азат соңгы сүзен әйтте.

Бердәм Русия офисына һөҗүм турында җинаять эше нигезендә барлыгы өч кеше хөкем ителә – математик Азат Мифтахов белән беррәттән Елена Горбань һәм Андрей Ейкин да тәрәзә ватуда катнашуда гаепләнә.

23 декабрьдәге мәхкәмә утырышында гаепләү ягы Мифтаховны 6 ел колониягә, Ейкинны 2 елга ирегеннән мәхрүм итүгә һәм 3 ел сынау мөддәтенә, Горбаньны 5 еллык сынау мөддәте белән шартлы рәвештә 4 елга хөкем итүне сорады. Гаепләү ягы шулай ук Азатның җәмгыять өчен куркыныч булуын, сак астында аз вакыт утыруын әйтте.

Азат Мифтахов — математик, МДУ аспиранты. 2019 елның февраль башыннан сак астында. Тикшерү версиясенә караганда, Азат ике ел элек "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватучылар арасында булган. Гаепләү тәрәзә ватылып бер ел узгач, Мифтаховны "тәэсирле кашлары"ннан таныган яшерен шаһит күрсәтмәләре нигезендә төзелә. Ноябрьдә мәхкәмә утырышы Азат Мифтаховны сак астында калдыру вакытын 4 мартка кадәр озайтты. Ул вакытка Азатның СИЗОда утыруына ике елдан артык булачак.

XS
SM
MD
LG