Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шәһәрләрендә Навальный тарафдарларын тоткарлаулар бара


Уфада полиция бүлегендә.
Уфада полиция бүлегендә.

Навальный сүзчесе Кира Ярмыш исә 9 тәүлеккә административ сак астына алынды.

Русиянең кайбер төбәкләрендә Алексей Навальныйның җирле штаблары вәкилләрен тоткарлаулар бара. Бу эш 23 гыйнварда оппозиция сәясәтчесен яклап уздырылачак протест чаралары белән бәйле.

Уфада Навальный штабы юристы Федор Телин һәм активисты Ольга Комлева тоткарланган.

Шулай ук кайбер Telegram-каналлар Казан штабы башлыгы координаторы Олег Емельяновның тоткарлануы турында да хәбәр итте. Моңа кадәр Татарстандагы Тикшерү комитеты киңкүләм тәртипсезлекләргә чакыру турында җинаять эше ачкан иде.

Мәскәүдә 21 гыйнварда Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) хезмәткәрләре Любовь Соболь, Георгий Албуров, Кира Ярмыш һәм Владлен Лось тоткарланган иде. Собольдан тыш, аларның барысы да полиция бүлегендә кунды. Аларны килештерелмәгән киңкүләм митингларга чакыруда гаеплиләр. Навальный сүзчесе Кира Ярмыш 9 тәүлеккә административ сак астына алынган.

Төмән, Владивосток, Калининград, Чита, Краснодар шәһәрләреннән дә Навальный штаблары вәкилләрен тоткарлаулар турында хәбәрләр бар.

Полиция активистларга 23 гыйнварда канунсыз урам чарасы үткәрергә ярамый дип кисәтүләр ясый.

Вконтакте протест чараларына багышланган күчпелек язмаларны томалаган. Моннан тыш, Роскомнадзор белдерүенчә, TikTok, YouTube, Instagram да Навальный митинглары белән бәйле язмаларны бетерә башлаган.

Шимбә булачак чараларның берсе дә хакимиятләр белән килештерелмәгән. Навальный тарафдарлары һәм оппозиция тыныч юл белән протест белдерергә хакыбыз бар дип саный.

Навальный 17 гыйнварда Шереметьево һава аланында тоткарланды, икенче көнне Химкидагы мәхкәмә аның 30 көнгә сак астын алды. Сәясәтче 2012 елдагы җинаять эше нигезендә аның шартлы җәзасын реаль җәзага алыштыру турындагы мәхкәмәгә кадәр кулга алынган дип фаразлана. Мәхкәмә февраль башына билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG