Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Тикшерү комитеты киңкүләм тәртипсезлекләргә чакыру турында җинаять эше ачкан


Казанда полициянең 23 гыйнвар чарасына чыгу ярамавын кисәтеп, активистларга хатлар таратуы да билгеле.

Татарстандагы Тикшерү комитеты киңкүләм тәртипсезлекләргә чакыру турында җинаять эше ачкан. Бу хакта оешма сайтында әйтелә.

"2021 елның 20 гыйнварында шәхесе ачыкланмаган зат социаль челтәрләрнең берсендә 2021 елның 23 гыйнварында киңкүләм тәртипсезлекләр кылуга чакырып мәгълүмат чыгарган. Ул шулай ук тиешле инструкцияләр дә элгән" диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр Русия баш прокуратурасы 23 гыйнварда килешенмәгән чараларда катнашырга чакырулар булган сайтларга керүне чикләүне таләп иткән иде.

Аннан алда Роскомнадзор TikTok һәм ВКонтакте социаль челтәрләреннән "балигъ булмаганнарны канунсыз протест акцияләрендә катнашуга чакырган" бөтен материалларны алып куярга таләп итте. Шул ук вакытта Роскомнадзор барлык социаль челтәрләр һәм медиаларны шундый чакыруларны таратуны булдырмаска өндәде. Кайсы чаралар турында сүз барганы Роскомнадзор белдерүендә әйтелми.

Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный 30 тәүлеккә төрмәгә утыртылганнан соң, тарафдарлары аны иреккә чыгаруны таләп итеп 23 гыйнварда акцияләр узачагын белдерде.

Шуннан соң TikTok кулланучылары протестлар турында видеолар чыгара башлады, ә ВКонтакте челтәре акцияләрдә катнашу планнары турында хәбәрләр чыгарды.

Русия шәһәрләрендә хокук саклау оешмалары Навальныйны яклап чыгышларны булдырмаска тырыша. Мәктәп һәм вуз укучыларына "Навальныйга азатлык!" акцияләрендә катнашкан очракта проблемнар булачак дип яныйлар, кайберләрендә студентларны вуздан куу турында кисәтәләр дип яза Baza.

Казанда да полиция 23 гыйнвар чарасына чыгу ярамавын кисәтеп, активистларга хатлар тараткан. Шундый хатларның берсен "Апология протеста" Telegram-каналы күрсәтте. Хатта 23 гыйнвар чарасы дәүләт оешмалары белән килештерелмәгән дип искәртелә.

Навальный 17 гыйнварда Шереметьево һава аланында тоткарланды, икенче көнне Химкидагы мәхкәмә аның 30 көнгә сак астын алды. Сәясәтче 2012 елдагы җинаять эше нигезендә аның шартлы җәзасын реаль җәзага алыштыру турындагы мәхкәмәгә кадәр кулга алынган дип фаразлана. Мәхкәмә февраль башына билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG