Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти Нафигулла Аширов пневмония белән Мәскәү хастаханәсенә салынган


Нәфигулла Аширов
Нәфигулла Аширов

Мөфтигә коронавируслы үпкә ялкынсынуы диагнозы куйганнар.

Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Нәфигулла Аширов коронавируслы үпкә ялкынсынуы белән авырып хастаханәдә ята. Моның турында үзенең Facebook сәхифәсендә Русия мөселманнары диния назарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Ашировның хәле начар, аны Мәскәү хастаханәсенең берсенә алып киткәннәр.

"Мөфти Нәфигулла Ашировны коронавируслы үпкә ялкынсынуы диагнозы куйганнар. Ул Мәскәүнең бер хастаханәсендә авыр хәлдә ята", дип язды ул.

Әле бер атна элек кенә Аширов Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәскәү вәкиллегендә Чечня мөселманнары Диния нәзарәтенең вәкаләтле вәкиле Шамил Эскерханов белән очрашкан иде.

Элегрәк мөфти Нәфигулла Аширов татарларны сигез хезмәттәшен атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновка теләктәшлек күрсәтеп, аны мәхкәмәдә яклау өчен акча җыярга чакырган иде. Аширов мөселман кардәшләрне Рамилне ярдәмсез калдырмаска чакырган иде.

"Рамил Шәмсетдинов үзенең намусын яклап, бу гамәлгә барган. Мин мөселман кардәшләремнән аның туганнары янына баруларын сорадым. Алар Рамилнең атасы һәм абыйлары белән күреште. Алга таба да, булдыра алганча, бу егетнең проблемында катнашырбыз, эш турында хәбәр итеп торырбыз. Әйдәгез, башка халыклар кебек үк, бөтен татарлар бердәм булып, теләктәшлек күрсәтик", дип чакырган иде ул.

18 гыйнвар көнне Шәмсетдинов 24 ел 6 айга кырыс шартлы колониягә хөкем ителде.

XS
SM
MD
LG