Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хокук яклаучылары Европа Шурасына "репрессив кануннар"га зарланды


Аерым алганда, сүз "ят агентлар" һәм "Митинглар турындагы" кануннар турында бара.

Русиядә эшләүче хокук яклаучылар "Русия ватандашлык җәмгыятенә вә төп хокук һәм ирекләргә яңа җитди куркыныч янау белән бәйле рәвештә" Европа Шурасына мөрәҗәгать иткән. Хат язуга "яңа репрессив кануннарның тулы бер тупламы" кабул ителү һәм тагын берничә шундый канун өлгесе әзерләнүе сәбәп булган. Бу турыда документ текстына сылтанып РБК хәбәр итә.

"Декабрь ахырында кабул ителгән кануннар һәм тәкъдим ителгән канун өлгеләре көченә кергән очракта дәүләт тарафыннан Русия җәмәгатьчелеге өстеннән тоташ контрольнең һәм башкача уйлаган өчен эзәрлекләүнең сизелерлек артуына китерәчәк" диелә мөрәҗәгатьтә.

Аерым алганда, сүз "ят агент"лар турындагы канунга шундый статус бирелергә мөмкин кешеләрнең даирәсен киңәйтүче төзәтмәләр турында бара. Шулай ук "Митинглар турында" канунга төзәтмәләр кертүнең митинг, демонстрацияләр, йөреш һәм пикетларны уздыру мөмкинлеген сизелерлек кыенлаштыруы әйтелә. Яла яккан өчен җинаять җәзасы кертелү (биш елга кадәр төрмә) дә шундый кануннар рәтендә икәнлеге искәртелә.

Мондый инициативалар ватандашларның Конституциядә каралган хокуклары һәм ирекләрен чикли һәм Русиянең үз өстенә алган халыкара-хокукый бурычларына каршы килә, дип саный Русия хокук яклаучылары. Алар Европа Шурасын "Русиядә кеше хокукларына, хокук һәм демократиягә яңа җитди куркыныч янавына кичекмәстән реакция күрсәтергә" чакыра.

Мөрәҗәгатьне Җәмәгать вердикты фонды мөдире Наталья Таубина, Демократия һәм кеше хокуклары үсеше Үзәге президенты Юрий Джибладзе, "Мемориал" хокук яклау үзәге шурасы әгъзасы, халыкара "Мемориал" җәмгыяте идарәсе әгъзасы Олег Орлов, "Гражданское содействие" комитеты рәисе Светлана Ганнушкина, Мәскәү Һельсинки төркеме башкарма мөдире Светлана Астраханцева имзалаган.

XS
SM
MD
LG