Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда эчке эшләр министрлыгы поликлиникасы сәламәт хезмәткәрләргә инвалидлык таныклыклары биргән


Ришвәтчелек белән алынган таныклыклар сәламәт кешеләргә ташламалар һәм иминият акчасы алырга ярдәм иткән диелә.

Петербурда Русия эчке эшләр министрлыгы поликлиникасы Росгвардия, Милли гвардия һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сәламәт хезмәткәрләренә 100ләп инвалидлык таныклыгы биргән. Бу турыда Интерфакс хәбәр итә. Эчке эшләр минстрлыгының төбәк идарәсе моңа бәйле рәвештә ришвәтчелек турында җинаять эше ачкан.

Поликлиника җитәкчесе һәм аның ике урынбасары ришвәтчелектә гаепләнә. Аларның исемнәре әйтелми. Тикшерүчеләр әйтүенчә, берничә ел дәвамында алар янәсе эштә инвалидлык алу турында таныклыкларны 200 мең сумга сатып килгән. Мондый таныклыклар куәт структуралары хезмәткәрләренә пенсиягә чыкканда өстәмә ташламалар һәм 1 млн сум күләмендә иминият акчасы алу мөмкинлеге биргән.

XS
SM
MD
LG